Логотип Магариф уку
Цитата:

«Яшел бишек-2021» җиңүчеләре – менә кeмнәр!

«Мәгариф» журналы редакциясе, «Татнефть» акционерлык җәмгыяте белән берлектә, табигать белеме, экология, экологик белем һәм тәрбия бирү проблемаларын яктырткан иң яхшы язмаларга дүртенче ел рәттән «Яш...

«Мәгариф» журналы редакциясе, «Татнефть» акционерлык җәмгыяте белән берлектә, табигать белеме, экология, экологик белем һәм тәрбия бирү проблемаларын яктырткан иң яхшы язмаларга дүртенче ел рәттән «Яшел бишек» дигән иҗади конкурс уздырды. Анда «Табигать белеме», «Әйләнә-тирә дөнья», «Экология», «Биология», «География» номинацияләре буенча оригинальлекләре 75 проценттан ким булмаган һәм моңарчы беркайда да басылмаган дәрес эшкәртмәләре, сыйныф сәгатьләре, фәнни-эзләнү эшләре, кичә үрнәкләре, сыйныфтан тыш чара сценарийлары, проектлар, экологик квест һәм тренинглар кабул ителеп, сайлап алынды.
Республикабыз педагоглары «Яшел бишек-2021» конкурсына шактый актив катнашты. Әмма быел биология һәм география укытучыларының активлыгы җитенкерәмәде кебек. Чөнки бу юнәлештәге номинацияләргә килгән эшләр саны без көткән дәрәҗәдә булмады.   
Тулаем алганда, быел бу бәйгегә язмалар шактый күп килде, шулар арасыннан конкурс таләпләренә туры килгән 36 эш сайлап алынды. Бигрәк тә куандырганы шул: бәйгедә катнашкан балалар бакчаларының, мәктәпләрнең һәм районнарның географиясе елдан-ел киңәя бара. Язмалар Казан, Чистай, Лаеш, Чаллы шәһәрләреннән, республикабызның 14 районыннан килде: болар – Мөслим, Азнакай, Арча, Әлмәт, Әтнә, Балтач, Балык Бистәсе, Бөгелмә, Буа, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Мөслим, Түбән Кама  районнары.
Конкурста катнашкан авторларның күпчелеге, үз эшләрендә балаларга экологик белем һәм тәрбия бирүне, аларда экологик культура формалаштыруны беренче планга куйганнар. Әйләнә-тирә мохиткә, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына сакчыл караш та көн үзәк мәсьәләләргә әверелгән.
Конкурска алынган язмаларда республикабызында 2021 елда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге» елы читтә калмаган, Габдулла Тукайның мирасы онытылмаган, Кызыл китапка кертелгән үсемлек һәм җәнлекләр дә биредә үз урын алган. Телләр белән бәйле булган, сүзлек өстендә эш һәм сөйләм культурасы да, табигатькә сакчыл караш һәм аңа карата мәхәббәт тәрбияләү дә күз уңында сакланып калган. 
Язма авторлары әйләнә-тирә дөнья, биология, география һәм экология предметлары белән бәйләнеш урнаштыруны максат итеп куйган.
Мәртәбәле жюри аерым номинацияләр буенча түбәндәге нәтиҗәгә килде:
«Табигать белеме» номинациясе буенча җиңүче – Кукмарадагы 6 нчы «Салават күпере» балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлчәчәк БӘЗГЕТДИНОВА. «Яшәгез, чишмәләр» дигән язмасы өчен.
«Әйләнә-тирә дөнья» номинациясе буенча җиңүче – Мөслим районы Вәрәшбаш башлангыч мәктәбе укытучысы Миләүшә ХӘСӘНОВА. «Әй, аланнар, әй, болыннар, сез безне көтәсезме?» дигән язмасы өчен.
«География» номинациясе буенча җиңүче Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алия САДРИЕВА. «Әтнәм – туган яккаем» дигән язмасы (Мәгариф, 2021 ел, 9 нчы сан) өчен.
«Биология» номинациясе буенча җиңүчеләр – Әтнә районы Иске Өҗем төп мәктәбенең  башлангыч сыйныфлар укытучылары Дания ХАЛИКОВА белән Рәмзия ШӘРИФҖАНОВА. «Без кулга ияләштергән һәрнәрсә өчен җаваплы» дигән язма  өчен.
«Экология» номинациясе буенча җиңүче – Чистай районы Татар Талкышы урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Раилә ГЫЙНИЯТУЛЛИНА. «Табигать зар елый...»дигән язмасы өчен.
«Яшел бишек» бәйгесендә катнашкан барлык җиңүчеләрне ихлас күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз.   Бәйгедә җиңүчеләргә «Мәгариф» журналының Дипломнары һәм истәлек бүләкләр тапшырылачак.
Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ,

Россиянең табигать фәннәре академиясе академигы, педагогика фәннәре докторы, «Яшел бишек-2021» конкурсының жюри рәисе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ