Логотип Магариф уку
Цитата:

«Яшел бишек» конкурсының җиңүчеләре билгеле

«Яшел бишек» конкурсының мәртәбәле жюри әгъзалары И.Т.Гайсин, Җ.А.Хөсәенов, Г.Х.Хаҗиев, М.Р.Вәлиев, бүген «Мәгариф» журналы редакциясенә җыелып, конкурска нәтиҗә ясадылар. Алар быелгы конкурсның, узга...

«Яшел бишек» конкурсының мәртәбәле жюри әгъзалары И.Т.Гайсин, Җ.А.Хөсәенов, Г.Х.Хаҗиев, М.Р.Вәлиев, бүген «Мәгариф» журналы редакциясенә җыелып, конкурска нәтиҗә ясадылар. Алар быелгы конкурсның, узган елдагыдан аермалы буларак, укытучы һәм тәрбиячеләрнең зуррак активлыгы, күбрәк районнарның катнашуы, язмаларның тематика ягыннан төрлелеге белән аерылып торуына басым ясады.

Конгурс нигезләмәсендә әйтелгәнчә, «Табигать белеме», «Әйләнә-тирә дөнья», «Биология», «География», «Экология» номинацияләре буенча I – III урыннарга лаек дип тапкан язмалар ачыкланды. Алар арасында Арча, Әтнә, Лениногорск, Актаныш, Зәй, Сарман районнары, Әлмәт, Казан, Түбән Кама шәһәрләре мөгаллимнәре бар.
Әйтик, «Экология» номинациясендә түбәндәге мөгаллимнәр җиңүче дип табылды:
I урын – Актаныштагы 1 нче урта мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сөмбел Флүс кызы ГЫЙБАДУЛЛИНА. «Экололгия природы – экология души» дигән язмасы өчен.
II урын – Сарман районы Зур Нөркәй урта мәктәбе филиалы – Юлтимер тәп мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Әлфирә Флорис кызы ИБРАҺИМОВА, Гөлнара Наил кызы ХӘБИБУЛЛИНА. «Кызыл китап ни сөйли?» дигән язмасы өчен (Мәгариф, 2019ел, 7 нче сан).
III урын – Әлмәттәге Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 нче урта мәктәпнең педагог-китапханәчесе Гөлнара Әнәс кызы НИЗАМОВА, башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Илдус кызы КАШАПОВА. «Знай и люби свой край» дигән язма өчен.
«Яшел бишек» конкурсы җиңүчеләренең тулы исемлеге исә «Мәгариф» журналының август санында жюри рәисе – педагогика фәннәре докторы Илгизәр Тимергали улы Гайсин язмасында игълан ителәчәк. Ә конкурс җиңүчеләренең язмалары журналыбызның сентябрь санында туплап биреләчәк. Ә калган язмалар исә «Магариф.РФ» электрон журналының 125 нче санында урын алачак. Сайтыбызны күзәтеп барыгыз.

             Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ