Логотип Магариф уку
Цитата:

«Яшел бишек»тә кемнәр җиңәр?

Кемнәрдер, коронавирус зәхмәте дигән булып, тормыш арбасына күсәк тыгарга азапланган бервакытта, «Мәгариф» журналы редакциясендә эш киеренкелегенең һич кенә дә кимергә исәбендә юк. Бу – журналыбыз игъ...

Кемнәрдер, коронавирус зәхмәте дигән булып, тормыш арбасына күсәк тыгарга азапланган бервакытта, «Мәгариф» журналы редакциясендә эш киеренкелегенең һич кенә дә кимергә исәбендә юк. Бу – журналыбыз игълан иткән иҗади конкурсларга йомгак ясау белән дә бәйле. «Авыл укытучысы» конкурсы белән беррәттән, «Яшел бишек» бәйгесе дә финиш сызыгында. Даими уздырылып килүче «Яшел бишек-2020» – класстан тыш чаралар сценарийлары конкурсын  «Мәгариф» журналы редакциясе  даими спонсорыбыз  булган «Татнефть» АҖ  белән берлектә оештыра һәм моның өчен  без нефтьчеләребезгә бик рәхмәтлебез.

 
 
 
 
 
 
Өченче ел рәттән узган бәйгебез дә күп кенә мөгаллимнәрнең күңелен җилкендерде. Бердән, экологик тема бик тә актуаль. Шуңа да конкурс эшләрендә табигатебезне саклау проблемаларын чишүгә иҗади якын килү, эзләнү калку чагылыш тапкан. Конкурска 76 эш алынды. Шулардан оригинальлекләре 75 проценттан ким булмаган, конкурс нигезләмәсе таләпләренә туры килгән 51 эш «Табигать белеме», «Әйләнә-тирә дөнья», «Экология», «Биология», «География» дигән биш номинация буенча конкурсның II турына номинант буларак тәкъдим ителде. Менә алар:
«География» номинациясе буенча

  1. Рәзинә Сабирова (Әтнә районы Олы Мәңгәр төп мәктәбе) – «Экологик бумеранг» язмасы белән

  2. Венера Муллахмәтова (Менделеевскидагы 1 нче урта мәктәп). «Ә мин барам, Чаллы буйлап барам...» язмасы белән

  3. Лидия Константинова (Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбе). «Үсәлием – чишмәләр иле» язмасы белән

  4. Венера Әлмәхәммәтова (Тукай районы Борды урта мәктәбе). «Материклар буйлап сәяхәт» язмасы белән

  5. Гөлназ Әхтәмова (Казандагы 175 нче урта мәктәп). «Татарстаным – Ватаным» язмасы белән

  6. Ильяс Мөхәммәтҗанов (Казандагы 113 нче урта мәктәп). «Особенности развития туризма в Республике Татарстан» язмасы белән

  7. Инсаф Могыйнов (Балык Бистәсе районы Масловка урта мәктәбе). «Экологическое воспитание школьников сельских школ» язмасы белән

  8. Фәридә Насретдинова (Апас районы Апас урта мәктәбе). «Татарстанның үзенчәлеле табигать һәйкәле» язмасы белән

  9. Илдар Җамалетдинов (Казандагы 155 нче гимназия). «Как организовать урок-поход?» язмасы белән

  10. Гөлнара Якупова (Чүпрәле районы Марс урта мәктәбе). «Чүпрәле районы – минем кече Ватаным» язмасы белән

  11. Ольга Родионова (Казандагы 113 нче урта мәктәп). «Воды суши. Реки» язмасы белән

  12. Марина Бызова (Буадагы Р.З.Сәгъдиев исемендәге урта мәктәп). «Путешествие по Мировому океану» язмасы белән


«Биология» номинациясе буенча

  1. Флюра Абдуллина (Тукай районы Мусабай-Завод урта мәктәбе). «Кыр казлары артыннан...» язмасы белән

  2. Илүзә Вилданова (Кайбыч районы Зур Кайбыч урта мәктәбе). «Как лягушки послуңили науке?» язмасы белән

  3. Резеда Бариева (Балтач районы Салавыч лицее). «Үсемлекләр классификациясе» бүлеген йомгаклау дәресе» язмасы белән

  4. Гүзәл Паутова (Әтнә районы Күлле Киме төп мәктәбе). «Туган ягым агачлары» язмасы белән

  5. Айзат Әмиров (Актаныш районы Байсар төп мәктәбе). «Тамчы-шоу» интеллектуаль уены» язмасы белән

  6. Лилия Шакирова (Минзәлә районы Кадрәк төп мәктәбе). «Туган ягым – гөлләр иле» язмасы белән

  7. Фидүс Гыйльфанов (Актаныш районы Яңа Әлем төп мәктәбе). «Тереклек дөньясына сәяхәт» язмасы белән

  8. Миләүшә Габделәхәтова (Арча районы Яңа Кенәр интернат мәктәбе). «Идрис Туктарның «Җем-җем!.. Чвик!..» хикәясен өйрәнү» язмасы белән

  9. Фәридә Насретдинова (Апас районы Апас урта мәктәбе). «Урман – безнең байлыгыбыз»


«Экология» номинациясе буенча

  1. Илшат Зарипов (Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясенең Купка авылы филиалы). «Без – табигать балалары» язмасы белән

  2. Люзия Хаҗиева (Сарман урта мәктәбе). «Табигать дуслары» язмасы белән

  3. Гөлшат Таҗиева (Арча районы Хәсәншәех төп мәктәбе). «Нәрсә? кайда? Кайчан?» экологик уены» язмасы белән

  4. Гүзәл Нурлыгаянова (Сарман урта мәктәбе). «Табигать – туган йортыбыз»язмасы белән

  5. Зөһрә Госманова (Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбе). «Без планетаны сакларга тиеш!»язмасы белән

  6. Рамилә Сәлимова (Бөгелмәдәге 11 нче урта мәктәп). «Эколандия» язмасы белән

  7. Илмира Гыйбадуллина (Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбе). «Табигатьне ярат, чисталыкны сакла!» язмасы белән

  8. Фирая Гыйләҗева (Лениногорскидагы 2 нче урта мәктәп). Җырла, чишмәм, гасырларга җитсен челтерәүләреңнең аһәңе» язмасы белән

  9. Миләүшә Зарипова (Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбе). «Дөнья – яшел гүзәллек» язмасы белән

  10. Эльмира Мөхәммәтҗанова (Казандагы 48 нче урта мәктәп). «Габдулла Тукай иҗатында экология мәсьәләләре» дигән язмасы белән

  11. Люзия Сабирҗанова (Казандагы 135 нче урта мәктәп). «Табигатьне саклыйбыз» темасын кабатлау» дигән язмасы белән


«Әйләнә-тирә дөнья» номинациясе буенча

  1. Миләүшә Бикмуллина (Кайбыч районы Борындык төп мәктәбе). «Кыш айлары» язмасы белән

  2. Гөлшат Зарипова (Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясенең Купка авылы филиалы). «Зкологический калейдоскоп» язмасы белән

  3. Миләүшә Хәсәнова (Мөслим районы Вәрәшбаш башлангыч мәктәбе). «Нәүрүз бәйрәме» язмасы белән

  4. Гөлшат Таҗиева (Арча районы Хәсәншәех төп мәктәбе).«Урман. Урманда үзеңне тоту кагыйдәләре» язмасы белән

  5. Гөлгенә Вафина (Арча районы Субаш Аты башлангыч мәктәбе). «Җәйге урманга сәяхәт» язмасы белән

  6. Рәмзия Нурмиева (Казандагы 182 нче политехник лицей). «Вода – источник жизни» язмасы белән

  7. Физия Фәйзрахманова (Арча районы Сөрде башлангыч мәктәбе). «Авылым чишмәләре» язмасы белән

  8. Миләүшә Шәйхетдинова (Балык Бистәсе районы Биектау урта мәктәбе). «По природным зонам России» язмасы белән

  9. Гүзәлия Гыйниятуллина (Әлмәттәге 1 нче гимназия). «Кышкы табигатьтә кунакта» язмасы белән

  10. Гүзәл Габдрәшитова (Казандагы 182 нче политехник лицей). «Птицы – лесные жители» язмасы белән

  11. Айгөл Гатиятуллина (Чаллыдагы 29 нчы гимназия). «Бөҗәкләр дөньясында яз» язмасы белән

  12. Фәрдия Исмәгыйлева, Венера Шакирова (Әтнә районы Олы Әтнә урта, Түбән Көек төп мәктәпләре). «Җанварлар (имезүчеләр)» язмасы белән


«Табигать белеме» номинациясе буенча

  1. Эльмира Галимова (Балтач районы Карадуган балалар бакчасы). «Табигать дуслары булыйк!» язмасы белән

  2. Гөлшат Әгъзамова (Зәйдәге «Кояшкай» балалар бакчасы). «Без – юлчылар, сәяхәт кылучылар» язмасы белән

  3. Нурзия Мирхазова (Түбән Камадагы 39 нчы балалар бакчасы). «Табигатебез салават күпере төсләрендә булсын!» язмасы белән

  4. Раушания Нигъмәтуллина (Балтач районы Карадуган балалар бакчасы). «Экологик брейн-ринг» язмасы белән

  5. Раилә Газыймова (Балтачтагы 2 нче балалар бакчасы). «Игра-путешествие на полянку «Маленькие насекомые» язмасы белән

  6. Наилә Гыйззәтуллина (Казандагы 129 нчы балалар бакчасы). «Кошлар – безнең дусларыбыз» язмасы белән

  7. Лилия Шаһиева (Балык Бистәсе районы Котлы Бүкәш балалар бакчасы). «Казлар, аккошлар эзеннән» язмасы белән

  8. Лилия Закирова (Азнакайдагы 4 нче балалар бакчасы). «Прогулка в лес» язмасы белән


Конкурста Арча, Әтнә, Балтач, Актаныш, Балык Бистәсе, Сарман районнары, Казан каласы мөгаллимнәре зур активлык күрсәтте.
КФУның география һәм экология белеме бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы Илгизәр Тимергали улы Гайсин рәислегендәге мәртәбәле жюри (жюри составында күренекле галимнәребездән педагогика фәннәре кандидатлары Габделбәр Хаҗи улы Хаҗиев, Галина Савельевна Сәмигуллина бар) бүген II турга узган язмалардан I – III урыннарга лаек булырдайларын ачыклауга кереште.
КФУның география һәм экология белеме бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы Илгизәр Тимергали улы Гайсин, педагогика фәннәре кандидаты Габделбәр Хаҗи улы Хаҗиев һәм "Мәгариф" журналының бүлек мөхәррире Таһир Әюп улы Сабирҗанов бәйгегә килгән эшләр хакында фикер алыша
Җиңүчеләрнең исемлеге «Мәгариф» журналының август санында игълан ителәчәк, һәм аларның язмалары белән дә шул саннан укып таныша алачаксыз. Җиңүчеләр исемлегенә кермәгәннәрнең язмалары «Магариф.РФ» электрон журналының 155 нче санында урын алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ