Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшел Үзән юбилее концертын Динә Гарипова ача

Яшел Үзән Идел буенда урнашкан Парат эшчеләр бистәсеннән моношәһәргә кадәр юл узды.  Аның тарихында шәһәрнең башлангыч ноктасы итеп 1932 елның 10 мартын саныйлар. Чөнки нәкъ менә шул көнне ...

Яшел Үзән Идел буенда урнашкан Парат эшчеләр бистәсеннән моношәһәргә кадәр юл узды.  Аның тарихында шәһәрнең башлангыч ноктасы итеп 1932 елның 10 мартын саныйлар. Чөнки нәкъ менә шул көнне  Бөтенсоюз  үзәк башкарма комитеты Зеленодольск эшчеләр бистәсенә  шәһәр статусы бирү турында карар чыгара.
-Нәкъ менә шуңа күрә 10 мартта шәһәрнең юбилей  чараларына багышланган бәйрәм чаралары старт ала да, - дип сөйли Яшел Үзән район советы аппаратының җәмәгатьчелек һәм гаммәви мәгълүмәт чаралары белән элемтә бүлеге башлыгы Регина Чебрикова. – 10 мартта шәһәребез “Яз шәһәре”н дә каршы алачак, анда бер үк сәхнәдә  атаклы якташларыбыз, шулай ук шәһәрнең иң оста солистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясарга җыена.
Яшел Үзәннең 90 еллык юбилее уңаеннан Максим Горький исемендәге мәдәният үзәге сәхнәсендә Россия каналының “Голос” суперпроекты җиңүчесе, “Евровидение” финалисты Динә Гарипова, КВН югары лигасы вице-чемпионы, “Созвездие-Йолдызлык” фестивале җиңүчесе Владимир Шнитко һәм шул ук “Голос” проектының ярымфиналисты, “Яңа дулкын – 2019” яшь башкаручылар бәйгесендә  катнашкан Данил Буранов чыгыш ясарга җыена.
                                                     Ирек НИГЪМӘТИ

Фото: Pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ