Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшьләрь күз линзаларын дөрес куймый

Республика офтальмология клиник хастаханәсе офтальмохирургы Элина Минхуҗина яшьләрнең күз линзаларын дөрес кимәве проблемасы турында әйтте. Бу хакта «Татар-информ хәбәр» итә. «Линзаларны дөрес ки...

Республика офтальмология клиник хастаханәсе офтальмохирургы Элина Минхуҗина яшьләрнең күз линзаларын дөрес кимәве проблемасы турында әйтте. Бу хакта «Татар-информ хәбәр» итә. 

«Линзаларны дөрес кимәү, гигиенаны бозу, линза куелган килеш ялгыш йоклап китү, дөрес кулланмау проблемасы безне борчый. Яшьләргә шуны әйтәсе килә: йомшак контактлы линзалар йөртүчеләр шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәсен, төнгә салырга иренмәсен. Бу кискен проблемага әверелеп бара», - дип белдерде табиб.
Ул линза кулланучы яшьләр еш кына кератит – күз ялкынсыну проблемаларына зарланып килгәнен әйтте. «Соң мөрәҗәгать итәләр, авыруның азуы күрү сәләтен кисәк боза, ул зарарланган тукымаларны тернәкләндереп тә, күрү сәләтен кайтарып та булмый», - диде.
Элина Минхуҗина 18 яшьтән лазерлы коррекция операцияләре ясалуын искәртте. Шулай да, аның фикеренчә, лазерлы коррекция өчен оптималь вакыт – 21 яшьтән дә иртәрәк һәм 40 яшьтән дә соңрак түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ