Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшьләргә мөрәҗәгатем бар

Белгәнебезчә халык санын (җанисәбен) алуның санаулы көннәре генә калып бара. Үзебез өчен дә, илебез өчен дә мөһим вакыйга, иң җаваплы, кызу көннәр. Мәктәп укучыларының көзге каникулда, ягъни ялда булу...

Белгәнебезчә халык санын (җанисәбен) алуның санаулы көннәре генә калып бара. Үзебез өчен дә, илебез өчен дә мөһим вакыйга, иң җаваплы, кызу көннәр. Мәктәп укучыларының көзге каникулда, ягъни ялда булуларын күз уңында тотып яшьләргә киңәшем, мөрәҗәгатем бар.
Өлкән буынга, әби-бабаларыбызга, әлбәттә, интернет челтәрендә казынырга авыр, аларга үз вакытында шәхсән кабинетларын табырга яисә, исәп алучылар өйгә килсә, сорауларына җавапны ашыкмыйча, бергә уйлап язырга, чакырам.

Киләчәгебез, милләтебез, телебез мәсьәләсенә кагылышлы сорауларга җавап биргәндә аеруча уяу булыйк.
Максатыбыз – үз милләтебезне, халкыбызны, телебез һәм мәдәниятебезне, матур гореф-гадәтләребезне саклап калу. Үзен татар, дип санаган һәрбер кеше милләтебезнең киләчәге өчен өлеш кертергә, җанисәбен алуда катнашырга тиеш. Бары тик шулай эшләгәндә генә безне бәхетле киләчәк көтә. Татарлыгыбыз белән һәр адым горурланыйк! Берүк битараф булмыйк!!!
Рөстәм ГАНИЕВ,

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе,Түбән Кама шәһәренең мактаулы шәхесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ