Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшүсмерләргә нинди социаль хезмәт гарантияләре каралган?

Профсоюзлар хезмәткәрләрнең, шул исәптән 18 яшьтән яшьрәк хезмәткәрләрнең хезмәт хокуклары  үтәлүне контрольдә тота. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 370 маддәсе нигезендә, профсоюз әгъзалары...

Профсоюзлар хезмәткәрләрнең, шул исәптән 18 яшьтән яшьрәк хезмәткәрләрнең хезмәт хокуклары  үтәлүне контрольдә тота. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 370 маддәсе нигезендә, профсоюз әгъзалары җәйге ял вакытында яшүсмерләр эшләгән урыннарда тикшерүләр үткәрәләр, эш бирүчеләрнең хезмәт хокукларының үтәлешен тикшерәләр. Моннан тыш, күмәк килешүләрдә каралган йөкләмәләрнең үтәлешен дә ачыклыйлар, хезмәткәрләрнең хезмәт шартларына һәм куркынычсызлыгына бәйсез экспертиза үткәрәләр,– дип белдерде Фәридә Санатуллина «Татар-информ» да узган матбугат очрашуында.
Аның сүзләренчә, ел нәтиҗәләре буенча ел саен уртача 2000 тикшерү үткәрелә һәм 4000 нән артык хокук бозу очрагы ачыклана. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозуларның 97 проценты бетерелә. Шулай ук балигъ булмаганнарның хезмәт хокукларын бозу очраклары ачыкланмаган.
Эшкә урнашучы яшүсмерләргә өстәмә социаль хезмәт гарантияләре дә каралган. Алар оешмаларда хезмәт килешүләре, күмәк шартнамәләр, килешүләр нигезендә билгеләнә. Бу җитештерү нормасының киметелүе, эш вакытының кыскартылуы, хезмәт хакына өстәмә түләүләр булырга мөмкин. Хезмәт кодексының 217 маддәсе  эш бирүчеләргә үз  хисапларына балигъ булмаганнарга тиешле хезмәт хакы дәрәҗәсенә кадәр өстәмә түләү хокукын бирә, – диде Фәридә Санатуллина.
 Җәйге ял вакытында яшүсмерләр авыл хуҗалыгы, сәнәгать оешмаларына эшкә урнаша ала.
Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ