Логотип Магариф уку
Цитата:

Эшләргә өйрәнү беркайчан соң түгел

РФнең Санкт-Петербургтагы Тикшерү комитеты Төнъяк башкаланың Карпинский урамындагы фатирында 8 яшьлек кызның әнисе, әбисе һәм ... 200дән артык күсе белән бергә яшәвен ачыклаган. Фатир үзе дә чүп-чарга...

РФнең Санкт-Петербургтагы Тикшерү комитеты Төнъяк башкаланың Карпинский урамындагы фатирында 8 яшьлек кызның әнисе, әбисе һәм ... 200дән артык күсе белән бергә яшәвен ачыклаган. Фатир үзе дә чүп-чарга баткан һәм коточкыч куркыныч, ташландык хәлгә килгән. Декоратив ак күселәрнең бер өлеше вольерларда тотылган, күбесе фатир буйлап сәяхәт иткән. Кызның 38 яшьлек анасы аларны сатып көн күрү өчен асраган.
Шикле хәбәр иң башта кыз укыган мәктәптән алына. Укытучылар органнарга сабыйның өс-башы керләнеп бетүе, йөзенең кара янып чыгуы, үзеннән начар ис килүе һ.б. турында хәбәр итә. Фатирны карарга килгән социаль хезмәткәрләр торакның антисанитар хәлгә килүенә шакката. Ике бүлмәле фатир пычрак урын-җир, кием-салым, иске-москы белән тулган. Балага дәрес әзерләргә түгел, йокларга да урын калмаган була.
Сабыйны шундук хастаханәгә алып китәләр. Ә ана һәм әби белән психологлар элемтәгә керә. Әни кеше сабыен үзеннән мәхрүм итәрләр дип курка һәм ул белгечләрнең барлык сорауларына уңай җавап бирә. Әмма кайгырту-күзәтү органнары болай да гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салу ягында  тора. Өйдә тәртип урнашкач, кызны әнисенә кайтарачаклар. Әлбәттә, сәях күселәрне өйдән озаткан очракта.
Моңа охшаган хәл Санкт-Петербургның Мәскәү районында да күзәтелгән. Йортта яшәүчеләр социаль яклау органнарына ире үлгәннән соң тормыштан күңеле суынган күпбалалы бер анадан зарланган. Хуҗабикә балалар караудан бизгән, ашарларына пешермәгән, керләрен юмаган. Нәтиҗәдә, сабыйлар пычрак урын-җирдә йокларга күнеккән, өйдә тараканнар чабыша башлаган, күршеләргә дә ияләшкән. Тикшеренүләрдән соң, белгечләр гаиләне таратмаска хәл иткәннәр. Ана тарафыннан балаларга карата начар мөнәсәбәт сизелмәгән, ул үз акылында булган.
Шушы көннәрдә генә Мәскәүдәге   бер  өйдә чүп-чар арасында яшәүче 5 яшьлек кызны тапканнар иде. Ул ташландык хәлдә ялгыз көн күреп теленнән язган, ачлыктан шешенеп беткән. Ярый әле елаган тавышын күршеләре ишеткән. Табиблар күзәтүенә алынганнан соң, сабыйның теле ачылган. Ваемсыз анага сабыеның гомерен күрәләтә куркыныч астына куйган өчен җинаять эше ачылган.
Балалар һәрвакыт яклауга һәм ярдәмгә мохтаҗ. Социаль дәүләттә яшибез икән, гаиләдәге  барлык проблемаларны бер социаль яклау хезмәте генә хәл итеп бетерә алмый. Авырлыкларны йөгәнләү  өчен мәгариф, сәламәтлек саклау, эчке эшләр хезмәте, мәдәният, бала хокукларын яклау кебек хакимият һәм дәүләт оешмаларының  ярдәменә таянып эшләргә  өйрәнергә кирәк.
                               Ирек НИГЪМӘТИ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ