Логотип Магариф уку
Цитата:

Эшне алыштырып була, гаиләне – юк

Бала кечкенә вакытта авызыңа карап торса, кушканыңны шундук үтәсә, инде үсә төшеп, мыек чыга башлагач, әйткәнең бер колагыннан керә, икенчесеннән чыга. Ул «юк» дип тә әйтми. «Ярар!», «Ярар!» ди, тик к...

Бала кечкенә вакытта авызыңа карап торса, кушканыңны шундук үтәсә, инде үсә төшеп, мыек чыга башлагач, әйткәнең бер колагыннан керә, икенчесеннән чыга. Ул «юк» дип тә әйтми. «Ярар!», «Ярар!» ди, тик кушканны үтәргә ашыкмый, бераздан «онытырга» да мөмкин. Мондый очракта ата-аналарга нишләргә соң, дип башкалабыздагы «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисовка мөрәҗәгать иттек.
Виртуаль дөнья  тоткынлыгында
– Бисмилләһир-рахманир-рәхим!  Әлбәттә, бу хәл җәмгыятькә бәйле. Хәзерге көн күрмешебез әле утыз-кырык ел элек булган тормышыбыздан шактый нык үзгә. Интернет тормышыбызга бик нык үтеп керде. Байтак кеше виртуаль дөнья белән чын тормышны бутый башлады, хәтта өлкәннәрнең дә шактые виртуаль дөнья кармагына капты. Билгеле, компьютер, кесә телефонының уңай яклары да күп. Шул ук вакытта балаларыбызның нинди тәрбия алуына игътибарны киметтек сыман. Гореф-гадәтләребезгә, ата-бабаларыбыз казанышларына күз йома, тормышка карашны үзгәртә башладык. Үзебез дини гаиләдә яшәгән кебек булсак та, балаларыбызны, нигездә, әйләнә-тирә мохит тәрбияли. Интернетта яхшысы да, яманы да бар. Билгеле, яманы тизрәк тарала.
Балаларны артык нык кыссак, бик нык мәҗбүр итсәк, икейөзлегә әйләнергә яисә бик күндәм, юаш булып үсәргә мөмкин. Үз сүзе, ихтыяры, мөстәкыйльлеге булмыйча, тора-бара теләсә кемгә ияреп китүләре ихтимал, Алла сакласын!
 Бала хакы
– Чыбыкны яшь вакытта сыгарга кирәк, диләр.
– Шулай шул. Менә без – мәчеттә эшләгән кешеләр дә балаларыбызга игътибарны аз бирәбез. Башкаларны өйрәтеп, вәгазь сөйләп, нәсыйхәт биреп йөрибез дә, өйгә кайткач, ял итәсебез килә.
Кайбер кешеләр бик тәртипле күренә. Үзләре вузда укыта, педагогика, психология сабаклары бирә. Тик менә балалары кыек юлдан китә. Киресенчә дә була. Кайберәүләр тормышта әллә ни булдыра, җитди уңышларга ирешә алмый. Фатиры да әллә ни искитмәле түгел. Шул ук вакытта балалары иманлы, тәртипле, кайгыртучан булып үсә.  Гомәр ибне Хаттаб исемле бик танылган, мәшһүр хәлифә була. Зур дәүләт белән ун ел идарә итә. Ул чакта илдә тәртип, гаделлек була. Бервакыт аның янына бер агай килә дә: «Инде улым үсеп җитте. Мине тыңламый. Сез әйтсәгез, тыңламый калмас», – дип, малаеннан зарлана. Хәлифә егетне чакыртып китерә дә, нигә әтиеңне тыңламыйсың, ул сине карап үстерүгә күпме көч түккәндер, дип әйтә.
– Гомәр хәзрәт, Сез минем әтиемә булган хакларны аңлаттыгыз. Әтиемнең дә миңа карата хаклары булгандыр ич? – дип сорый егет үз чиратында. Шуннан соң Гомәр ибне Хаттаб моңа ата-ананың баласына булган хакларын аңлата. Әти кешенең баласына матур, мәгънәле исем кушарга, кечкенә вакытта иманны, Аллаһ кануннарын өйрәтергә, намазга бастырырга тиешлеген сөйли. Егет тыңлап тора да, әтием боларның берсен дә үтәмәде, ди. Без балаларыбызны 16–17 яшьтә үзгәртергә телибез дә, ул вакытта инде тыңламый, үзгәрми.
 Бала – бүләк тә, сынау да
– Тәүфыйк, иман тумыштан бирелә, диләр. Шулай булгач, тәрбия бирәм, дип тырышырга да кирәкмидер?!
– Тәрбияләргә тырышуның мәгънәсе юк дип әйтү дөрес булмас. Бала ул – Аллаһның безгә биргән бүләге. Шул ук вакытта бала ул –  әманәт, сынау да. Аллаһ каршында балаларыбыз өчен дә җавап бирәсебез бар. Дөрестән дә, тәүфыйк бар, тәрбия бар. Без инде ата-ана булгач, үз хакыбызны, бурычыбызны үтәргә тиеш. Күпме тырышып та үтәп булмаса, инде ул вакытта без җаваплы түгел. Хәтта пәйгамбәрләрнең дә тыңлаусыз балалары булган. Нух пәйгамбәрне ишетеп беләбез. Туфан кузгалгач, аның малае, тау башына менеп исән калам, дип көймәгә утырмый. Аллаһы Тәгаләнең шундый әмере була: иман китергән кешеләрне генә утыртырга! Әтисе күпме генә үгетләсә дә, малае тыңламый. Шулай итеп, тәүфыйк Аллаһтан бирелә. Шулай да барыбер үгет-нәсыйхәт бирик, хакларыбызны үтик. Барыбер балаларыбызны догадан калдырмыйк. Әти-әнинең догасы кабул була. Бәлкем, күпмедер вакыттан соң Ходай Тәгалә үзгәртеп куяр.
– Хәзер кечкенә балалар да әти-әнисен тыңларга ашыкмый кебек. Әллә читтән бик нык тәэсир итәләрме?
– Тормышта төрле вазгыять була. Әйтик, балаң урамда яшьтәшләре белән туп тибә, ди. Без, ашың суына яки кибеткә барасы бар, дип кычкырабыз. Ул шулкадәр мавыгып киткән: бер-ике әйтүгә колак салмавы да гаҗәп түгел. Кергәч, билгеле, ник тыңламыйсың, дип орышабыз. Аннан соң, әйдә, туганнарга барабыз, күптән күрешкән юк, дип чакырабыз. Бала карыша, барасы килми. Тагын ачуланабыз. Югыйсә сораштырып карарга кирәк. Бәлкем, анда аны рәнҗеткәннәрдер. Кайбер туган-тумача акыл өйрәтергә ярата. Хәтта кайберсе аты-юлы белән сүгә, кычкыра, «ялкау, эшлексез, моннан кеше чыкмас инде» дип кеше алдында да орышуы ихтимал. Шундый туган янына кайсы баланың барасы килсен?!
 Эш артыннан куып
– Ул чагында эшкә караганда гаилә мәнфәгатьләре мөһимрәк булып чыга түгелме соң?
– Чыннан да, эшне алыштырып була, гаиләне алыштыра алмыйсың. Әле эштә фәлән ел бил бөгеп тә, көннәрдән бер көнне рәхмәт тә әйтми озатырга мөмкиннәр. Кайберәүләр эш дип янып-көеп йөри-йөри дә гаилә корырга соңара. Шулай олыгайган көнендә япа-ялгыз, караучысыз кала. Мондый хәл көтүе дә ихтимал. Шуңа күрә эш дип артыгын кыланмаска кирәк.
Менә туксанынчы елларда байтак кына кеше дин юлына басты. Хәтта әти-әниләре диннән шактый ерак булганнарның балалары да мәчеткә килде. Шунысы да бар: шул мөселман гаиләләрендә туган балаларның кайберләре хәзер дингә йомшак карый. Өлкәннәр мәҗбүр иткәндә, әти-әниләре янда булганда баласы намаз укый да,  алар каядыр китсә, намаз укымаска, ураза да тотмаска мөмкиннәр, хәтта ярамаган эшләр кылулары да ихтимал.
Пәйгамбәребез: «Әти кешенең баласына калдырган иң хәерле бүләге, иң әйбәт мирасы – яхшы тәрбия», – дигән. Мин исем кушканда, балага иң яхшы бүләк – нәрсә ул, дип сорыйм. Гадәттә, машина, йорт, дип әйтәләр. Акча дип әйтергә оялалар.  Әгәр яхшы тәрбия бирмәсәң, балаларың шул машинаны, йортны бүлеп ызгыша башларга, кеше көлдерергә мөмкин. Әле, миңа азрак, тегеңә күбрәк язган, дип үпкәләп тә йөрүләре бар.
Без-имамнарга еш кына җеназада катнашырга туры килә. Кайберләре исән чагында затлы гына кәнәфиләр биләгән. Балалары да мәртәбәле, дәрәҗәле урында утыра. Карап торасың: шулар әти-әнисенең җәсәден дә күтәреп бармый. Әйтерсең акча түләнгән, мулла чакырылган, эш беткән. Әллә инде христианнарга иярәләр. Аларда якыннары озатырга тиеш түгел. Бездә башкача. Соңгы юлга баласы озатырга, ир-егет икән, кабергә төшеп, ләхеткә урнаштырырга тиеш. Болар исә, кулларын кесәләренә тыгып, мулла, мәчет картлары эшләсен дигән кебек, нидер сөйләнеп тора.  Әле балаларын да ияртеп килмиләр. Имеш, кечкенәләр үлгән кешене күрмәсен, кәефләре бозылмасын. Югыйсә мондый хәл әлеге кешеләрнең үзләренә дә әйләнеп кайтачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ