Логотип Магариф уку
Цитата:

Эссе кагу куркынычы һәркемгә яный

Аномаль эсселек кешенең яшь һәм сәламәт булуына карап тормый, эссе кагу нәтиҗәсендә миокард инфаркты алучылар да бар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә РКБ кардиолог...

Аномаль эсселек кешенең яшь һәм сәламәт булуына карап тормый, эссе кагу нәтиҗәсендә миокард инфаркты алучылар да бар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә РКБ кардиология бүлеге мөдире Альберт Гыйльманов әйтте.
«Температура һәм атмосфера басымы үзгәрешләре һәрберебезгә негатив тәэсир ясый, аеруча да субстрат авырулары булганнарга. Кешегә җылы яки эссе сугу миокард инфарктына китерергә дә мөмкин. Кызганыч, мондый диагноз белән медицина үзәкләренә мөрәҗәгать итүчеләр арасында 24 яшьлекләр дә бар», – дип сөйләде белгеч.
Тән тиресе төсе үзгәрү, тир бүленеп чыкмау, адинамия, баш әйләнү, хәлсезлек, укшыту, визуаль һәм ишетү галлюцинацияләре кебек неврологик симптоматика барлыкка килү, көзән җыеру һәм мускулларның контрольсез хәрәкәтләре – барысы да җылы яки кояш сугу турында хәбәр итә.
Үз-үзеңдә мондый симптомнар тоюга күләгәле урынга керергә, чүгәләргә яки сузылып ятарга, чиста су эчәргә һәм ярдәмгә тирә-юньдәгеләрне яки «ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләрен чакыртырга кирәк.
Күңелсез хәл килеп чыкмасын өчен, түбәндәге кагыйдәләрне үтәү дә җитә:
1. Кояш көчле кыздырган чакта (көндезге 11:00 дән 16:00 сәгатькә кадәр) ачык һавада йөрмәскә.
2. Тәүлегенә тигез микъдарда 2 яки 2,5 мл дан күбрәк су эчәргә. Спиртлы һәм газлы эчемлекләрдән баш тартырга.
3. Суны тоткарлаучы камыр, кыздырылган, тозлы ризыкларны ашамаска.
4. Дөрес кием кияргә.
5. Фитнес үзәкләрдә шөгыльләнгән вакытта хәлсезлек тоюга, физик күнегүләр эшләүдән туктарга.
6. Хроник авырулар булганнарга табиб биргән даруларны тиешенчә кулланырга.
Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ