Логотип Магариф уку
Цитата:

12 нче гимназиядә "Йолафест"

Буыннан-буынга килүче гореф-гадәтләребезне өйрәнү, заманга яраклы иҗади шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудыруны максат итеп куйган «ЙОЛАФЕСТ»  фестивале Ф.Г.Аитова исемендәге татар телендә белем би...

Буыннан-буынга килүче гореф-гадәтләребезне өйрәнү, заманга яраклы иҗади шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудыруны максат итеп куйган «ЙОЛАФЕСТ»  фестивале Ф.Г.Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиядә быел өченче тапкыр үткәрелде. Ул 2–10 нчы сыйныф укучылары катнашында узды.
 
 Укучыларыбызның әлеге фестивальдә ел да теләп катнашулары – безнең өчен зур куаныч. Сәхнәдә милли йолаларыбызны тирән эчтәлекле итеп яктырту белән беррәттән фестивальнең сөйләм телен камилләштерүдә, сәхнә осталыгын арттыруда роле зур. Бер-берсен кабатламаган нинди генә йолалар күрсәтелмәде: “Су юлы күрсәтү”, “Исем кушу”, “Йомырка җыю”, “Бирнә җыю”, “Самавыр агарту”, “ Аулак өй”,  “Су буенда кичке уен”, “Боз озату”, “Каз өмәсе” һ.б.  тамашачылар күңеленә хуш килде, – дип уртаклашты безнең белән гимназиянең директоры Зөммәрәт Шамил кызы Нәгыймова.
 

Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ