Логотип Магариф уку
Цитата:

«Йолдызларга карап» бәйгесе: җиңүчеләр билгеле

«Мәгариф» журналы укытучылар һәм тәрбиячеләр арасында астрономия темасын яктырткан иң яхшы дәрес, сыйныфтан тыш чара, шөгыль эшкәртмәләренә «Йолдызларга карап» дигән конкурс игълан иткән иде.Конкурска...

«Мәгариф» журналы укытучылар һәм тәрбиячеләр арасында астрономия темасын яктырткан иң яхшы дәрес, сыйныфтан тыш чара, шөгыль эшкәртмәләренә «Йолдызларга карап» дигән конкурс игълан иткән иде.
Конкурска барлыгы 34 язма алынды. Арча, Мөслим, Биектау, Азнакай районнары, Казан, Чаллы, Буа калалары мөгаллимнәре аеруча актив катнашты. Берсеннән-берсе үзенчәлекле, балаларны Галактикабыз серләре белән үтемле һәм мавыктыргыч итеп таныштыру максатын куйганнары «Мәгариф» журналының март-май һәм «Мәгариф.РФ» электрон журналының 169 – 176 нчы саннарында урын алды.
Шулар арасыннан конкурс таләпләренә туры килгән 21 язма конкурсның II турында катнашырга лаек дип табылды. Мәртәбәле жюри исә, аларның һәркайсын кабат энә күзеннән үткәреп, «Иң яхшы дәрес эшкәртмәсе», «Иң яхшы сыйныфтан тыш чара», «Иң яхшы шөгыль» номинацияләре буенча I урынга лаек булучыларны ачыклады.
«Иң яхшы дәрес эшкәртмәсе» номинациясендә – Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенең югары квалификация категорияле физика укытучысы Рәмлә Равил кызы НУРИЕВА «Венера планетасына сәяхәт» язмасы өчен (Мәгариф. – №3 – 2021). Укытучы X сыйныфта үтелә торган әлеге астрономия дәресе барышында Кояш системасындагы планеталарнын табигый үзенчәлекләрен өйрәнүне максат итеп куйган. Дәресне кызыклы, мавыктыргыч итеп оештырган, Юрий Гагарин, галәм серләре турында сойли. Эшкәртмәдә Венера планетасына, анын атмосферасына аеруча зур игътибар бирелгән. Моннан тыш астрономиядән БДИ мәсьәләләрен чишәргә кирәкле бай белешмә материал да китерелгэн, тест сораулары да бар. Дәрес «космик корабльдә сәяхәт» рәвешендә алып барыла.
«Иң яхшы сыйныфтан тыш чара» номинациясендә – Азнакай районы Тымытык урта мәктәбенең I квалификация категорияле физика укытучысы Елизавета Николаевна ШИҺАПОВА «Малые тела Солнечной системы» язмасы өчен (Мәгариф. –№4. – 2021). Ул үзенең әлеге язмасын Кояш системасындагы кече җисемнәрне өйрәнүгә багышлаган. Моңардан тыш планеталар турында да мәгълүматлар китерелгән. Дәрес барышында, дүрт төркем оештырып, алар арасында ярыш оештыру да, тестлар чишү дә, белем һәм мәгълүмат туплау да киң кулланылган. Тирән эчтәлекле һәм башка укытучылар да сыйныфтан тыш чараларда файдаланырдай язма.
«Иң яхшы шөгыль» номинациясендә I урын – Теләче районы Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең мәктәпкәчә тәрбия төркеме тәрбиячесе Диләрә Мулланур кызы ЗАКИРОВА «Космонавт буласыбыз килә» дигән язмасы өчен (Мәгариф. –№5. – 2021). Тәрбияче әлеге шөгыль барышында максат итеп балаларның белемнәрен системалаштыруны, галәм турындагы белемнәрен тирәнәйтүне, танып-белү эшчәнлеген үстерүне, атаклы шәхесләргә ихтирам, батырлыкка, кыюлыкка соклану хисләре тәрбияләүне максат итеп куя.
Жюри әгъзалары – мөхтәрәм галимнәребез  Борис Ахун улы Тимеркәев белән Җәүдәт Абдулла улы Хөсәеновларның «Йолдызларга карап» конкурсы нәтиҗәләренә багышланган язмасы, шулай ук иң яхшы дип табылган эшкәртмәләр белән «Мәгариф» журналының май саныннан укып таныша аласыз.
Югарыда әйтелгәннәрне йомгаклап, «Йолдызларга карап» конкурсында катнашкан барча укытучыларга, тәрбиячеләргә ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез. Киләчәктә дә «Мәгариф» журналы оештырачак иҗади бәйгеләрдә һәркайсыгызның кызыклы язмаларыгыз белән актив катнашуын көтеп калабыз. Ә инде «Йолдызларга карап» бәйгесе җиңүчеләренә Дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылачак.
                 Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ