Логотип Магариф уку
Цитата:

Йолдызнамә (24 – 30 гыйнвар)

КучкарБу атнада сезне көтелмәгән хәбәр көтә. Озакламый күптәннән күрешмәгән кешегез белән очрашырсыз. Әлеге очрашу тормышыгызда күп кенә үзгәрешләргә сәбәпче булырга мөмкин.ИгезәкләрСез иң якын арада...

Кучкар
Бу атнада сезне көтелмәгән хәбәр көтә. Озакламый күптәннән күрешмәгән кешегез белән очрашырсыз. Әлеге очрашу тормышыгызда күп кенә үзгәрешләргә сәбәпче булырга мөмкин.
Игезәкләр
Сез иң якын арада зур уңышларга ирешәчәксез. Йолдызлар сезгә бу эштә ярдәм итәчәкләр. Үзегезнең эчке тавышыгызны тыңлагыз һәм барысы да яхшы булачак.
Кысла
Характерыгызны бераз тыярга өйрәнегез. Сезне көйләүдән тирә-юньдәгеләр арырга да мөмкин. Үзегезне никадәр гади тотсагыз, шулкадәр эшләрегез дә җиңелрәк барыр.
Арыслан
Сез арысланнар үзегезнең бәягезне белеп яшисез, теләгән барлык нәрсәгә ирешү өчен үзегезне бераз гына тыйнаграк тотарга туры килер, чөнки йолдызлар бу атнада сезгә үзегезнең тотышыгызны үзгәртергә киңәш бирә.
Кызлар
Сез тормышыгызны үзгәртер өчен менә дигән мөмкинчелек алачаксыз. Күптән корып йөргән планнарыгызны тормышка ашыру өчен вакыт килеп җитте. Үзегезне кыюрак тотыгыз һәм барысы да уңышлы булып чыгачак.
Үлчәү
Сез барысын да үлчәп, эшләргэ яратасыз. Бу бик яхшы гадәт, ләкин сирәк кенә булса да үзегезне гадирәк тоту да комачауламас. Эшкә турында гына уйламагыз, сәламәлегегезгә игътибарлы булыгыз.
Чаян
Күп кенә кеше белән аңлашылмаучанлык килеп чыгуы ихтимал. Характерыгыз читен булуы аркасында, кешеләр сезне тулаем аңлап бетерә алмый. Шуның аркасында авырлыклар килеп чыга. Йолдызлар сезгә бу атнада тирә-юньдәгеләргә карата бераз тынычрак булырга киңәш итә.
Укчы
Бу атна сезнең өчен. Бар яктан эшләрегез яхшы барачак. Барлык тотынган эшләр дә бик җиңел генә килеп чыгачак.
Кәҗәмөгез
Сез барысын да уздырып зур уңышларга ирешәчәксез. Үзегезне тыныч тотыгыз, бу атнада йолдызлар сезгә һәрьяклап ярдәм итәчәкләр.
Балыклар
Бу атнада балыклар үзләренең сөйгән ярларын очратачаклар. Күптәннән көтелгән кешегез барлык яктан да төгәл, нәкъ сез хыялланган кебек үк булачак. Мөмкинлегегезне ычкындырмагыз, "ишек шакыгач, ачмый калмагыз”.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ