Ырымлы йокы

Сыйныфташларым һәрвакыт минем сердәшләрем булып калды. Фәнзия дустым миңа шундый бер булган хәлне сөйләгән иде. Шуны сезгә дә җиткерим әле.

«Әти белән әни көннәрдән бер көнне бездән сиксән чакрым гына булган Ульян шәһәренә, мотоциклга утырып, кирәк-ярак алырга дип, китеп бардылар. Ә без авылда яшәп ятабыз. Яшь вакытыбыз. Кич белән фермадагы савымны тәмамлагач, бергәләп безнең өйгә үк кайттык. Уйлаштык та безнең өйдә аулак ясап алырга булдык. Кыскасы, биш дус кыз бергәләп җыелыштык. Төрле уеннар уйнадык, биедек-җырладык. Арадан Җәүһәрия дигән кызыбыз, бик ырымнарга ышанучы буларак, төрле хәлләр сөйләп китте.

Ул сөйләгән аерым бер ырымның хикмәте болайрак икән. Нарат агачыннан чыралар теләсең. Аннан соң ул чыраны үз кулыңа тотып, тирән генә коега барып, шуны анда  ыргытасың. Чыраны кулыңа тоту белән, беркем белән берни дә сөйләшмисең. Йокларга ятасың. Шул татлы йокыда нинди төшләр күрәсең, шул тормышта чынга аша, имеш.

«Әйдәгез, без дә шулай эшлибез», – дип сүзен бетерде Җәмилә. Без, тиз генә балта, пычак белән коралланып, матур итеп һәрберебезгә чыралар әзерләдек. Караңгылаткач кына, үзебез су ала торган Кузик коесына барып, берәм-берәм чыраларыбызны төшереп җибәрдек. Кайткан вакытта да, ятар алдыннан да, ләм-мим, берни сөйләшмибез. Чөнки ырымның тәртибе шундый.

Ярый, иртән тордык. Кем нинди төшләр күрде, дип бер-беребездән сорашабыз. Беркем дә, берни күрмәгән булып чыкты гына бит. Ни хәл итеп тә булмый. Шуннан ашадык-эчтек тә иртәнге савымга кузгалдык. Юлда барган вакытта, тиктормас телле Җәүһәрия үзенең якын дусты Рәхимҗанга серне тиз арада ачкан бит. Кич белән булган хәлләрне аңа барысын да сөйләп биргән.

Җор телле Рәхимҗан ул вакытта ферма терлекләренә чокырдан силос ташый иде. Җәүһәрия сөйләгәннәрдән чыгып, тиз арада ул җыр да чыгарып куйган. Без чиләкләребезне тотып савымга баргач, безне күрүгә ул кычкырып, матур итеп болай дип җыр сузды:

Күрше авылдан машина килә,

Фараларын ялтыратып.

Безнең кызлар коега чыра сала,

Кулларын калтыратып.

Без, әлеге җырны ишеткәч, тораташ булып катып калдык. Ни әйтергә дә белмибез. «Каян белгән Рәхимҗан безнең хәлләрне?» – диешеп, бер-беребезнең күзләренә караштык. Тик Җәүһәрия генә безнең күзләргә туры карый алмады, аның карашы бик еракта – матур хыяллар артында иде булса кирәк», – дип сүзен бетерде Фәнзия дустым.

Ырым – татар халкында борынгыдан калган, күбесенчә ялган ышануларга, хорафатларга нигезләнгән  йола булган ул. Кызлар башкарган әлеге ырымның файдасы гына тимәгән аларга.

Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ
Фото: Pixabay

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.