Логотип Магариф уку
Цитата:

Зәһәр анемия

Анемия турында ишетеп-белмәүче сирәктер, әмма һәркем аның зәһәрлеге турында уйланмый. Әгәр дә пациентка «организмыгызга тимер җитми» дисәләр, ул сүзнең ни турында барганын аңламас та, ә менә күзәнәклә...

Анемия турында ишетеп-белмәүче сирәктер, әмма һәркем аның зәһәрлеге турында уйланмый. Әгәр дә пациентка «организмыгызга тимер җитми» дисәләр, ул сүзнең ни турында барганын аңламас та, ә менә күзәнәкләргә кислород җитешми дигән җөмлә аны куркуга салачак. Һәркем белә: кислородтан башка безнең организм тиешенчә яши алмый.
Анемия, чыннан да, шундый куркыныч чирме? Бу һәм әлеге синдром хакында башка сорауларга журналыбызның сентябрь саны кунагы – табиб-гематолог, медицина фәннәре кандидаты Светлана Илдар кызы Сафиуллина җавап бирә.
– Светлана Илдаровна, соңгы вакытта анемия турында еш сөйләшә башладылар. Нинди чир соң ул?
– Анемиянең ике төре була. Беренчесе канда гемоглобин дәрәҗәсе кимүне күрсәтә, ягъни ул клиник яктан, тышкы симптомнар аша күренә. Ә икенче төре, киресенчә, яшерен, беленми. Ягъни кешедә анемия билгеләре булмый, гемоглобин дәрәҗәсе дә нормада, әмма аерым төр анализлардан без организмның анемиягә «әзерләнгәнен» күрәбез. Күпчелек кешеләрдә анемиянең нәкъ менә шушы төре очрый да инде. Саннар белән сөйләшсәк, халыкның 70 проценты дигән сүз. Бу әле анемия түгел, аның беренчел билгеләре генә. Аларны әлегә бары клиник анализлар аша гына белергә мөмкин.
– Әлеге авыру кайдан һәм ничек килеп чыга?
– Шуны искәртеп үтү мөһим: анемия ул авыру түгел, чынлыкта ул – организмдагы теге яки бу авыруның симптомы. Әгәр сездә анемия билгеләре бар икән, сәбәбен эзләргә кирәк. Мисалга, йөкле хатын-кызлар әлеге зәхмәт белән еш очраша, чөнки бу чорда алар барлык тимер запасларын балага биреп бетерә, нәтиҗәдә, үз организмы тимергә кытлык кичерә башлый. Анемиянең менә шушы сәбәп белән барлыкка килә торган төре иң еш очрый да инде. Бүгенге сөйләшүебез дә күбрәк шунысы турында барыр. Организмга тимер җитмәү – анемияне барлыкка китерә торган факторларның иң таралганы.
Анемиянең исә тагын В12 витамины, тоз кислотасы (фолиевая) җитешмәү сәбәпле барлыкка килгәне, организмның кан югалтуы (мисал итеп җәрәхәтләр, миома һәм башкаларны китерергә мөмкин), гемолитик, нәселдәнлек белән бәйле – сирәгрәк, әмма аеруча катлаулы төрләре бар.
– Бу күренешне тышкы билгеләр буенча белеп була, дидегез. Алар нидән гыйбарәт?
– Хәлсезлек, даими йокы килү, арыганлык, юкка да кабынып китү, хатын-кызларда еш кына еламсырап йөрү, күңел төшенкелеге булырга мөмкин, шулай ук, кисәк торып киткәндә баш әйләнү, аппетит булмау, буыннар хәлсезлеге дә шул зәхмәт билгесе. Бу элементның җитмәве тән буыннарының йомшаруына китерә. Акбур, туфрак, ком ашыйсы килү, цемент, бензин һәм башка ят исләргә мөкиббән китү – шулай ук тимер дефициты сәбәпле барлыкка килгән анемия билгеләре.
– Кемнәрдә анемия ешрак очрый?
– Иң күбе – авырлы хатын-кызларда, мөгаен. Алар 50 процент тәшкил итә. Булачак әниләрнең тимергә кытлык кичермәүләре мөһим. Шулай ук бу синдромны балаларда очратабыз – анемиягә дучар булган әнидән туганда, аларга да мондый куркыныч яный. Күрем циклы бозылган хатын-кызларда. Артык тиз үсә башлаган яшүсмерләр организмында да тимер запасы күп тотыла. Өлкәннәрдә – алар протезлар аркасында итне яхшылап чәйнәми, нәтиҗәдә ул эшкәртелми, тиешенчә үзләштерелми кала. Шулай ук күп кан югалткан, ашказаны-эчәк юлларында хроник авырулы, паразитлардан интегүче, онкология, гинекология чирләренә дучар кешеләр, вегетарианнар да анемия куркынычы астында.
– Соңгылары рационда ит булмагангамы? Димәк, ит ашау мөһим?
– Организм өчен тимернең төп чималы – эре терлекнең кызыл ите. Башка продуктларда ул күпкә аз, шулай да карабодай, кузаклылар, кипкән җиләк-җимеш, чикләвектә була. Ә менә тимер запасларын тутырам дип күп итеп гранат һәм алма ашаучыларга шуны әйтәсем килә: артык мавыкмагыз, чөнки гранат белән алма – авыр эшкәртелә торган җимешләр, алардагы тимер дә организмда тиешенчә үзләштерелмәячәк.
– Лаборатория шартларында анемияне төгәл ачыклый торган анализ бармы?
– Организмда анемияне ферритин дигән күрсәткеч ачыклый. Әгәр ул кимегән икән, борчылырга сәбәп бар дигән сүз. Гемоглобин күрсәткеченә генә таянып, кешедә анемияме, түгелме икәнлеген әйтеп булмый әле. Югарыда атап үтелгән билгеләрне үзендә сизгән, шикләнгән кешегә табибка барырга киңәш итәм, ул, һичшиксез, тиешле анализлар бирергә юллама алачак.
– Анемияне ничек дәваларга?
– Иң элек аны барлыкка китергән сәбәпне ачыкларга, аннан тиешле препаратлар ярдәмендә дәвалауны билгеләргә кирәк.
Анемияне дәвалау – ул тимер дефицитын тулыландыру гына түгел, ә бу халәткә китергән сәбәпне ачыклау. Мисалга, әгәр кыз бала күрем вакытында күп кан югалта һәм нәтиҗәдә анемия башлана икән, димәк, беренчел проблеманы хәл итәргә, аннан инде әлеге синдромны дәваларга кирәк.
Тимер җитмәүдән барлыкка килгән анемияне дәвалаганда, даруны дөрес микъдарда билгеләү мөһим. Гадәттә, мондый анемия төймә рәвешендәге дарулар белән дәвалана. Әмма кайбер очракларда препаратны кан тамырлары аша да кертергә мөмкин. Мисал өчен, хатын-кызда миома булып, кичекмәстән операция таләп ителә икән, бу очракта нәкъ менә шушы ысул урынлы. Чөнки миома булганда, анемия куркынычы зур, һәм аны дару белән генә дәвалау авыр.
Шунысын да истә тотарга кирәк: даруны курслар белән түгел, ә кеше тулысынча савыкканчы эчәргә кирәк.
– Тулысынча дәваланып буламыни?
– Төренә карап. Тимер җитмәүгә бәйлесеннән бөтенләйгә котылып була. В12 витамины һәм тоз кислотасы белән бәйлесен дөрес дәвалаганда – шулай ук, тик һәрвакыт тикшеренеп торырга кирәк булачак. Онкологик чирләр аркасында барлыкка килгәнен, төренә карап, зур сабырлык һәм тиешле дәвалау кирәк. Нәселдән килә торган анемияне исә дәвалап булмый.
Тик бу – анемия куркыныч дигән сүз түгел. Кеше үз сәламәтлегенә битараф булмыйча, табиб кушканнарны үтәсә, бу зәхмәт тормыш сыйфатына катгый йогынты ясамаячак. Медицина тикшеренүе узу, елга кимендә 2-3 тапкыр гомуми анализлар биреп тору кирәк. Үз белдеклегең белән дәваланмыйча, белгечләр белән киңәшергә тәкъдим итәм.
– Ә бит без нәкъ шулай эшләргә яратабыз да! Төрле биологик кушылмалар, витаминнар алып дәвалануны кулайрак күрәбез. Анемия очрагында бу – нәтиҗәсез эш, шулаймы?
– Дөресен әйтик, биологик кушылмалар бары чирне кисәтү өчен генә чыгарыла. Аларны да тикшеренми куллануны хупламыйм. Әйтик, кеше тимер препараты эчә башлый, әмма анемиянең сәбәбе башка булса, организмда тимер күрсәткече хәтта кирәгеннән артып китәргә мөмкин. Мисалга, олы яшьтәге кешеләрдә анемия кайчак тимер җитмәүгә түгел, онкологиягә бәйле булуын да әйтә алабыз.
– Димәк, анемиягә җитди карарга кирәк. Тагын нинди зәһәрлеге бар?
– Әйе, аңа салкын карарга ярамый, чөнки анемия вакытында безнең күзәнәкләр кислородтан мәхрүм кала. Ә бу аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шуңа да анемиядә кеше хәлсезләнә, тиз арый. Әмма иң куркынычы – гипотония, гипоксия, үсеш тоткарлану. Бигрәк тә авырлы чакта бу факторларга нык игътибар бирергә, табиб кушканнарны үтәргә кирәк. Чөнки кислород җитмәүдән карындагы бала зыян күрә. Анемия вакытында баш мие, йөрәккә авыр, яралар озак төзәлә.
– Укучыларыбыз бу зәхмәттән ерак торсын өчен, аларга ниләр киңәш итәр идегез?
– Дөрес тукланырга. Рационнан итне өзмәскә, аеруча балаларга. Юкса бу аларның сәламәтлеге, хәле, үсеше, шулай ук уку сыйфатына да тәэсир итәчәк.
Кабатлыйм: авырлы хатын-кызлар бу мәсьәләгә җитди карарга тиеш. Йөклелекнең II-III триместрларында организмда сыеклык тоткарлана, шуңа бу чорда тимер препаратларын куллану мөһим. Авырлы чакта гына түгел, имезгәндә дә. Билгеле булганча, бәби тапканнан соң, хатын-кызга тимер запасын тутыру өчен кимендә 2–3 ел кирәк. Шулай ук һәркем су балансы турында да кайгыртсын иде. Искә төшерәм: 1 килограмм авырлыкка 30 миллилитр су тиеш. Һәркем үз сәламәтлеге өчен үзе җаваплы!
Әдилә Борһанова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ