Логотип Магариф уку
Цитата:

«Җәлил укулары»нда катнаштык

Мәктәбебез статусы буенча рус мәктәбе саналса да, татар рухын да сакларга тырышабыз. Моның төп авырлыгы мәктәбебездәге дүрт татар телә һәм әдәбияты укытучысы җилкәсенә төшә. Татар әдипләре, иҗатына ба...

Мәктәбебез статусы буенча рус мәктәбе саналса да, татар рухын да сакларга тырышабыз. Моның төп авырлыгы мәктәбебездәге дүрт татар телә һәм әдәбияты укытучысы җилкәсенә төшә. Татар әдипләре, иҗатына багышланган кичәләрне, иҗат әһелләре катнашындагы очрашуларне әледән-әле оештырып торабыз. Балаларыбвз да иҗатка тартыла. «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә, шигъри марафоннарда бик теләп катнаша алар. Әле мен бу көннәрдә шигърияткә гашыйк укучыларыбыз III хадыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә үз сәләтен күрсәтү мәшәкате белән матавыкланып йөрде. Мәктәбебез күләмендә аны зурлап шигъри бәйге рәвешендә үткәрдек. Илледән артык бала сәнгатьле итеп шигырьсөйләү сәләтен күрсәтте. Төрле милләттән булсалар да, һәркайсы бик теләп катнашты. Бу чарада Муса Җәлил һәм фронтовик язучыларның шигырьләре һәм әсәрләрдән өзекләр рус, татар, инглиз телләрендә яңгырады. Патриот шагыйребезнең «Дару», «Егет сүзе», «Маэмай» шигырьләрен яттан сөйләгән Алия Ягъфәрова, Камил Ситдыйков, Дилюс Әхмәдуллиннар жюри тарафыннан югары бәя алдылар һәм алар «Җәлил укулары»ның район турында мәктәбебез данын яклаячаклар.
Рәмзия МУЛЛАХМӘТОВА, Казандагы 137 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ