Логотип Магариф уку
Цитата:

«Җәлилчеләрне искә алу көне» чарасыннан тәэсирләр

Һәр елны 25 августта Казанның 1 Май мәйданында, М.Җәлил һәйкәле янында «Җәлилчеләрне искә алу көне» чарасы уздырыла. Быел бу вакыйгага 77 ел тулса да, язучы-шагыйрьләребез, җырчы-биючеләребез, шәһәреб...

Һәр елны 25 августта Казанның 1 Май мәйданында, М.Җәлил һәйкәле янында «Җәлилчеләрне искә алу көне» чарасы уздырыла. Быел бу вакыйгага 77 ел тулса да, язучы-шагыйрьләребез, җырчы-биючеләребез, шәһәребезнең күпсанлы кунаклары, тамашачылар шактый күп җыелган иде. 
Тын гына М.Җәлил шигырьләре микрофоннан ишетелеп тора. Герой-шагыйрьне һәм аның көрәштәшләрен искә алу чарасын «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры, республикабызның «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева башлап җибәрде. Ошбу чараның тәрбияви, милли тәэсиренә басым ясады.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт һәм М.Җәлил исемендәге бүләкләр иясе, халык язучысы Ркаил Зәйдулла чыгыш ясады. Сүзен шагыйрьгә багышлап язган шигырен укып тәмамлады.
Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Зиннур Мансуров сүз алды. Ул үзенең Германиягә барып кайтуын, М.Җәлил эзләре буенча андагы төрмәләрдә булуы турында да сөйләде. Шагыйрьнең татар халкының батырлыгын күрсәтүен, читтәгеләргә дә үрнәк булып торуын, шәхсән үзенең горурлануы турында да әйтеп китте.
Традиция буенча сүз герой-шагыйрьнең кызы Чулпанга бирелде. Ул әтисенең хатларын искә төшереп алды. Һәр елны Казанга, бу чараларга килергә атлыгып торуы турында әйтте. Җитәкчеләребезгә, чараны оештыручыларга зур рәхмәтен белдерде. Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин Чулпанга әтисе турында яңа басылып чыккан өч китап бүләк итте.
Шагыйрь исемендәге премияне быел алучыларны әйтеп үттеләр, М.Җәлил шигырьләренә язылган җырлар да башкарылды. Җәлилчеләрне искә алу чарасы М.Җәлил һәйкәленә чәчәкләр кую белән тәмамланды.
Нияз БИШБАЛТА,

мәгариф һәм матбугат ветераны

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ