Логотип Магариф уку
Цитата:

Җанисәпне Госуслуги аша үтәргә мөмкин

2021 елның 15 октябреннән 14 ноябрьгә кадәр Бөтенроссия халык санын алу бара. Анда Россия гражданнары һәм Россия территориясендә даими гомер итүче чит ил гражданнары һәм гражданлыклары булмаучылар кат...

2021 елның 15 октябреннән 14 ноябрьгә кадәр Бөтенроссия халык санын алу бара. Анда Россия гражданнары һәм Россия территориясендә даими гомер итүче чит ил гражданнары һәм гражданлыклары булмаучылар катнаша ала.
Моннан тыш, җанисәпне 8 ноябрьгә кадәр дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы (Госуслуги) аша да үтәргә мөмкин. Моның өчен порталда теркәлү узып, электрон анкета тутырырга кирәк. Анда үзегез һәм сезнең белән йортта торучы кешеләр, торак шартлары, көндәлек тормышта кулланылган тел, нинди милләттән булуыгыз турында мәгълүмат соралачак.
Шунысы да игътибарга лаек: җанисәпне туган телдә дә узарга мөмкин. Анкетаны тутырганда, 10 төрле тел тәкъдим ителә: башкорт, татар, бурят, тува, чуваш, якут, үзбәк, инглиз, кытай һәм корея.
Портал барлык мәгълүматны саннар рәвешендә аноним тапшырачак. Халыктан җыелган җаваплардан статистика төзеләчәк, ә үз чиратында аның нигезендә хөкүмәт социаль программалар эшләячәк һәм гамәлгә кертәчәк.
Анкетаны тутырып җибәргәннән соң, электрон почтага һәм Госуслуги порталындагы шәхси кабинетка QR-код килә. Сүз уңаеннан әлеге код ярдәмендә бүләк отарга да мөмкин.
18 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр һәр йорт саен җанисәп алучы кеше йөреячәк. Аңа әлеге кодны күрсәтсәгез, сорауларга кабаттан җавап бирү кирәкми.
Җанисәпнең башлангыч нәтиҗәләре 2022 елның апрелендә Росстат сайтында, соңгы рәсми нәтиҗәләр 2022 ел ахырына кадәр берничә этапта басылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ