Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәйге каникул Кырлайга сәяхәттән башланды

Җәйге матур  каникул иртәсендә мәктәбебезнең  V – VII сыйныф укучылары белән Тукай рухын саклаган Яңа Кырлай авылына сәяхәткә  чыгып киттек. Уку елы дәвамында сөекле шагыйребез Габдулла...

Җәйге матур  каникул иртәсендә мәктәбебезнең  V – VII сыйныф укучылары белән Тукай рухын саклаган Яңа Кырлай авылына сәяхәткә  чыгып киттек. Уку елы дәвамында сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 135 еллыгы уңаеннан сыйныф сәгатьләре, әдәби кичәләр үткәрелде. Укучыларыбыз  «Син Тукайны беләсеңме?»  эрудит бәйгесендә,     #минТукайныукыйм флешмобларында актив катнашты. Шулай да нәни Апуш эзләрен саклаган сукмакларны бер урап кайту укучыларыбыз өчен тагын да әһәмиятле булыр дип санадым.
    Менә без Тукайны җиде яшеннән үзенә сыендырган, соңыннан аны гомере буе рухландырган Яңа Кырлай авылында. Г.Тукай музее, Сәгъди абзый ихатасы, Әхмәтхан бай йорты шагыйрьгә кагылышлы хатирәләрне саклый.

  «Бу Кырлай авылы - минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным», – дип яза бит ул үзе дә. Биредә Тукай, Сәгъди Салихов гаиләсендә яшәп, сабый акылы кабул иткәнчә, дөнья белән таныша, “әз-мәз чәчеп, әз-мәз урып” авыл тормышын күрә, өйдә кул астына керә башлый, халык авыз иҗаты җәүһәрләрен ишетә, беренче тапкыр мәдрәсәгә бара.
    Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексына экскурсия барышында укучыларым музей оешу тарихы белән дә танышты.
Сәяхәтебез Сәгъди абзый һәм Әхмәтхан бай йортыннан башланды. Сәгъди абзый ихатасы нәни Апуш биредә яшәгән көннәрдәгечә итеп эшләнгән. Капка-койма, келәт, аның эчендәге тормыш алып бару өчен кирәк-ярак, кар базы, сиртмәле кое, лапас – барысы да XIX йөз ахыры - XX йөз башындагы татар  гадәти корылмалары, көнкүреш әйберләре. Өй эчендәге җиһазлар да Сәгъди абзый, җәмәгате Бибизөһрә һәм балалары белән бергәләп йорт мәшәкатьләренә чумып йөргән көннәрен, табын корып, чын татарча итеп түгәрәкләнеп утырып ризыклануын, соңыннан балаларның кич утырырга килгән җиңгәчиләр сөйләгәннәрне тыңлый-тыңлый уйнауларын күз алдына бастыра. Укучыларым Апушта кунак булдылар дисәм дә ялгыш булмас.
   Экскурсовод, XIX йөз ахыры - XX йөз башы тарихи вакыйгаларына  аңлатма биреп, Әхмәтхан бай йорты белән таныштырды. Һәм без, шактый мәгълүмат туплап,  музейга юл алдык.

  Музей эче һавасы саф; нарат бүрәнәләрдән тәмле ис бөркелеп тора,  ядкярләрнең барысы да үткән заман мохите һәм рухы тоелырдай итеп тезелгән. Биредә «Тукайның бала чагы», «Тукай тормышының Уральск чоры», «Казан чоры» дигән залларда шагыйрь­гә бәйле күп кенә фоторәсем, истәлек, документлар саклана. Шагыйрьнең бала чагына багышланган залда кулдан-кулга күчеп йөргән нәни Апушның авыр язмышы турындагы чыгыш укучыларымны тагын да тетрәндерде. Биредә Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәтнең кулъязмасы, шагыйрьнең туу турындагы метрикасы кызыксыну уятты. Тукайның Җаек шәһәрендә яшәгән елларында аның хәреф җыючы булып эшләве турында әдәбият дәресләрендә күп тапкырлар сөйләп аңлатсам да, музейдагы искиткеч экспонат булган  басмаханә станогы укучыларга шул чор типографиясен  күз алдына китереп бастырды. Бу бүлектә шул чорда нәшер ителгән китаплар, шагыйрьнең яратып укуы мәгълүм булган Шәрык һәм рус язучылары басмалары, үсмер Габдулланың үзенә танылу алып килгән беренче шигырьләре дөнья күргән «Фикер» газетасы, «Әлгасрелҗәдид» журналы игътибарны җәлеп итте. Балалар экскурсовод  апаны йотлыгып тыңлады.

«Тукайның Казан чоры» залында «Болгар» кунакханәсе җиһазлары: кәнәфи, өстәл, урындыклар шагыйрьнең 40 нчы бүлмәдәге тормыш-көнкүрешен дә күзалларга ярдәм итте. Шулай ук Тукай белән якыннан аралашып яшәгән кешеләрнең, туганнары һәм дусларының – апасы Газизә Зәбирова-Усманова, дусты Хөсәен Ямашев, Җаектагы остазы Төхвәтуллиннар гаиләсенеке булган шәхси әйберләр, риваятьләр буенча шагыйрьнең әнисе Бибимәмдүдә абыстайныкы дип фаразланган тәлинкәләр күңелләрдә тирән хис уятты, әдәбият дәресләрендә укыган «Исемдә калганнар» әсәреннән төрле вакыйгаларны хәтергә төшерделәр.
   Икенче катта рәссамнарыбызның иҗаты – Тукай әкиятләрен, шигырьләрен һәм тормыш юлын күзалларга ярдәм иткән сынлы сәнгать  әсәрләре белән таныштык. Тукай шәхесе  турында укучылар гына түгел, үзем  дә (25 ел стажлы татар теле һәм әдәбияты укытучысы) күп мәгълүмат-фактлар ачыкладым,  шагыйрь рухын тойдым.
Алия САДРИЕВА,

Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ