Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәйге мода: нинди киемнәр сайлыйбыз?

Замана белән бер дулкында булырга тырышасыз икән, димәк, 2021 елның җәй аенда нинди киемнәр модада булачагы сезнең өчен бик кызыклы. Үзегезне һәм фантазиягезне максималь рәвештә күрсәтергә, тышкы кыяф...

Замана белән бер дулкында булырга тырышасыз икән, димәк, 2021 елның җәй аенда нинди киемнәр модада булачагы сезнең өчен бик кызыклы. Үзегезне һәм фантазиягезне максималь рәвештә күрсәтергә, тышкы кыяфәтегез белән экспериментлар ясау өчен җәй менә дигән вакыт.

2021 ел җәенең база гардеробы төсләре, күп кенә стилистлар фикеренчә, җете ачык булырга тиеш түгел. Классик яки нюд төсләренә өстенлек бирергә мөмкин. Йомшак төсмердәге киемнәр белән образлар тудыру әйбәт. Ачык төсләрне дә кулланырга була, ләкин аларны нинди төсмердәге әйберләр белән яраштырырга икәнен алдан уйларга кирәк.
«Өс киемендәге төсләр никадәр табигый булса, кеше дә шулкадәр зәвыклы һәм затлы күренәчәк, күз һәм чәч төсләре дә табигый булачак», – дип аңлата 2020 елның фэшн блогеры, Казан шәһәренең әйдәп баручы стилисты Лилия Исмәгыйлева.

Образ тудырганда авырлыклар килеп чыкмасын өчен, база гардеробында иң кулай һәм стильле әйберләр булдыру зарур. Шуңа күрә шушы трендларга игътибар бирергә кирәк: киң җиңнәр, асимметрия, ялангач иңбашлар, ирекле ябулы чалбар һәм джинс чалбарлар, күн эшләнмәләр, җиңел тукымалар һ.б.
Шулай да җәйге сезонда нәкъ менә нинди төсләр һәм киемнәр популяр булачак? Ни өчен җәй көнне ак төсне өстен күреп, кара төстән баш тарту зур ялгышлык? Нинди стиль ир-атларда аеруча шәп күренә? Бу һәм башка сорауларга җавапны «Гаилә һәм мәктәп» журналының июнь саныннан укып белә аласыз. Моннан тыш, анда стилист Лилия Исмәгыйлевадан топ-5 киңәш тә булачак.
Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ