Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәйге пленер

Казанның 5 нче сәнгать мәктәбе укучылары 1 июнь – Балаларны яклау көнен күңелле һәм файдалы итеп уздырды. Тукай әдәби музеенда “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары оештырган “Тукай әкиятләре дө...

Казанның 5 нче сәнгать мәктәбе укучылары 1 июнь – Балаларны яклау көнен күңелле һәм файдалы итеп уздырды. Тукай әдәби музеенда “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары оештырган “Тукай әкиятләре дөньясында” дип аталган күргәзмәдә булып, сабакташларының һәм үзләренең эшләрен күреп, музей белән танышып, шагыйрьнең шәхси әйберләре  —  фотосурәтләрен, кара вельвет тукымадан тегелгән түбәтәен, беренче гонорарына   сатып алган фаянс шкатулкасын, Петербургтан  алып кайткан тимер карандаш савытын,   юл кәрҗинен, җиң каптырмаларын күреп илһамланып чыгуга  бар булган хыял байлыгын  кушып, яндагы бакчада эшкә утырдылар.  Композиция  һәм нәкыш  буенча интеграл дәрес  ахырына  дәфтәрләрендә  Шамил йорты бинасы гәүдәләнде. Дөньяны   танып белүдә    рәссамның дөрес «куелган» күзе, дөрес «куелган»  кулы әллә нинди могҗизалар тудырырга сәләтле шул.
Укытучылары Айгөл Вәлиуллина, Вячеслав Ильин, Алия Гыймранова балаларның эшеннән канәгать булуларын яшерми.
-Мондый сәяхәтләр образлы фикер йөртүне  үстерә, тарихыбыз, әдәбиятыбыз, шәхесләребез белән кызыксынуны  арттыра, диләр алар.

Расиха ФАИЗОВА


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ