Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәйге ялың ничек үтә, мөгаллим? 

Әле кайчан гына җәйне башлаган кебек идек, инде яртысы да үтеп киткән. Халыкта: «Питрау үтте – җәй бетте» дигән гыйбарә йөрсә дә, бер дә җәйнең челлә көннәрен көзгә бик үк алыштырасы килми шул әле. Би...

Әле кайчан гына җәйне башлаган кебек идек, инде яртысы да үтеп киткән. Халыкта: «Питрау үтте – җәй бетте» дигән гыйбарә йөрсә дә, бер дә җәйнең челлә көннәрен көзгә бик үк алыштырасы килми шул әле. Бигрәк тә елның тугыз аен мәктәп кысаларында эшләп үткәргән укытучы халкы өчен җәйге отпуск бигрәк тә кадерле һәм зарыгып көтеп алынган ял шул ул. Юкса, укытучының башкаларныкыннан бермә-бер озынрак булган 56 көнлек җәйге отпускыннан көнләшүчеләр очраса да... Шулай да укытучыларыбызның быелгы җәйге ялы ничегрәк уза? Шул сорауга ачыклык кертү ниятеннән без республикабызның берничә мөгаллименә мөрәҗәгать иттек. Аларның җавабы сезнең өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйм. Ә сезнең ялыгыз ничегрәк уза? Фикерләрегезне язып җибәрегез.


Ринат Миңлегаян улы ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы:


– Шундый бер йөремсәк мәзәк бар: «Кышын – агроном, җәй көне укытучы булыр идем!». Бу – беренчесе кыш көне эшсез, икенчесе җәй көне эшсез дигәнгә ишарә инде. Агрономныкын белмим, тик 36 ел авыл мәгарифе системасында эшләгән мөгаллим буларак кистереп әйтә алам: бу мәзәк эшләми инде хәзер. Авыл укытучысы җәен дә, кышын да – хәрәкәттә. Укытучы ул – һөнәр генә түгел, ул – аның яшәеше! Отпускта булса да, урамдамы ул, кибеттәме укытучы булып кала. Каникул вакытларында урамда балаларны күреп, алар белән сөйләшми йөрәк түзми. Балаларны мәктәп стеналарында гына түгел, алардан тыш та балага тәрбия, әдәп, әхлак кануннарын аңлата укытучы.


Авылда яшәгәч, хуҗалыгың бар инде. Ә анда бер генә булса да, сыерың, бер генә баш булса да кышлаган үгезең, сыерның кечкенә бозавы, чебие-бройлеры дигәндәй була. Син отпускка чыкты дип, аларның берсе дә отпускыга чыкмый. Һәркайсына тәрбия кирәк. Иртәнге салкын белән ашасыннар дип көтүгә йөри торганнарын җәйләүгә куасы бар. Биштә куар өчен, дүрттә савасың инде. Аның хәзер сыерын да шул укытучылар гына асрый бугай. Ялкаулар, эш сөймиләр димәсеннәр диптер инде. Мәсәлән, 22 хуҗалыктан торучы безнең урамнан бары тик биш савым сыеры куыла. Шуннан диярсез? Шул бишнең дүртесе укытучылар хуҗалыгыннан чыга. Шуннан чамалап карагыз инде авылны кемнәр яшәткәнен. Өстеңдә шул кадәр «йөк» була торып, мин отпускта дип утырып буламы соң инде?!

Быел бит аның коронавирусы да укытучыга каршы эшләде. Бердәм дәүләт имтиханнарын вакытында уздыра алмау сәбәпле, имтиханнары булган укытучылар бөтен халык кыздырып җиләк җыйган вакытта отпускларын бүлеп эшкә чыгарга мәҗбүр булды. 36 ел мәктәптә эшләү дәверендә беренче тапкыр июль уртасында консультацияләр уздырабыз. Өстеңдә Дамокл кылычы кебек тапшырыласы имтиханнар тору да отпускны тынычлы итмәде. Әледән-әле укучылар белән телефоннан элемтәгә кереп, эксклюзив консультацияләр үткәреп аласың. Сыйныф җитәкчесе буларак укучыларның җәйге практика узуларын барлау да безнең өстә.


Тик ничек кенә тынгысызлы булса да, отпуск отпуск инде, үз көеңчә яшәргә вакыт күбрәк. Саф һавасы, быелгыдай җәйге челләсе үзе генә ни тора!


Таһир Фида улы СӘМИГУЛЛИН, Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең физика укытучысы:


– Мамадыштагы коллегам Ринат туган бик тә дөрес әйткән: авылда яшǝгǝч, эш күп була инде ул. Сыер, ике бозау бар, шуңа күрǝ минем ѳчен дә тѳп проблема – печǝн җыйнау. Əлегǝ кадǝр гади чалгы белǝн чабам, чѳнки печǝн чабарга яратам. Хǝзер печǝн белǝн проблемалар юк – җитмǝсǝ, сатып алып була. Ə элегрǝк, моннан 15 – 20 ел элек, ул чын проблема иде, авыл хуҗалыгы предприятиелǝрендǝ эшлǝмǝгǝннǝргǝ печǝн ѳлǝшмǝделǝр.


Умарта кортлары асрыйм: 9 баш бар. Магазиннарда бал бар (умарта кортлары ѳстенǝ куелган ѳстǝмǝ корпусларны «магазин» дип атыйлар). Быел уңыш яхшы булыр, ахры. Безнең янга гына рапс чǝчтелǝр, ул инде чǝчǝк атты.  Юкǝ дǝ чǝчǝк атты. Һава торышының шулай эссе булуы гына кирǝкНикадǝр эссе булса, кортлар шулкадǝр нǝтиҗǝлерǝк  эшли.


Əйе, мǝктǝпкǝ дǝ чакыртып торалар. Июнь аенда бер атна укучыларны бакчада эшлǝттемиюльдǝ укучыларны физикадан бердǝм дǝүлǝт имтиханнарына ǝзерлǝдем. Əле менǝ кичǝ бүген мǝктǝпнең эчен-тышын тагын бер кат карап, ремонтлап чыктык, хатын-кыз укытучылар эчтǝ эшли, Ир-атлар мәктәпнең тышкы ягын карый.   Ай ахырында приемка буласы.


Дүрт сотыйга бǝрǝңге утырттым, калганы – печǝн. Шул җирне кѳрǝк белǝн утыртам, кѳрǝк белǝн тѳбенǝ ѳям. Җир йомшак булса, эшлǝве җиңел. (Элегрǝк 30 сотый җирне шулай эшкǝртǝ идем, хǝзер аның хǝтле бǝрǝңге кирǝкми дә.) Бǝрǝңге сабагына караганда, быел да уңыш бик ǝйбǝт булырга охшаган.



Атна саен шашлык кыздырабыз, су коенырга барып кайтабыз, җир җилǝге җыйныйбыз. Яңа уку елына чаклы күбрәк көч-куәт тупларга иде. Дөньялары гына элекке эзенә тизрәк кайтсын иде инде.


Ильяс Мулланур улы МӨХӘММӘТҖАНОВ, Казандагы 113 нче урта мәктәп директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары, география укытучысы:


 – Җәйнең инде яртысы узса да, әле минем ял күргән юк. Завуч булгач, бар көнем мәктәптә уза. Укучыларыбыз өчен иң кызу «урак өсте» бит бу көннәрдә:бердәм дәүләт имтиханы тапшыралар. Әле менә бүген дә химия һәм җәмгыять белеменнән имтихан тапшырдылар. Иртәгә география, информатика һәм рус теленнән БДИ нәтиҗәләре билгеле булыр дип көтәбез. Нәтиҗәләре начар булмаска тиеш. Укучыларыбыз быелгы БДИ биремнәренең беркадәр җиңелрәк иде, дигән булалар. Бәлки IV чирекне онлайн төстә укыганнарын искә алган булганнардыр. Аннары аның быел «порогы» да беркадәр киметеләчәк икән дигән сүзләр йөри.


Шул БДИ тапшырулары төгәлләнгәч кенә, 20 июльдән соң гына җәйгә ялга чыгып булмасмы дип торам. Мәктәбебезнең БДИда катнашмаган укытучылары инде ял итә. Мәктәбебезне яңа уку елына әзерләү эшен дә күз уңында тотабыз. Узган ел «Иң матур чәчәкле мәктәп территориясе» дигән конкурста Яңа Савин районы мәктәпләре арасында III урынга лаек булган идек. Быел да әлеге конкурста катнашырга заявка бирдек. Мәктәбебез бакчасы быел да гөлбакчасын хәтерләтә. Укучыларыбыз, укытучыларыбыз тырышлыгы нәтиҗәсе бу. Димәк, шәһәр мөгаллимнәренең дә, укучыларыбызның җәйге ялы хезмәт белән үрелеп үтә дигән сүз.


Илсөя Шәүкәт кызы ЯРУЛЛИНА, Яшел Үзәндәге 11 нче урта мәктәп укытучысы: 


– Елның иң матур фасылы җәй дисәм, күпләр минем белән килешер.Табигатьнең тантана иткән чагы ул Җәй!!!Ул чәчәкләр! Ул җиләк-җимеш! Ул яшеллек! Ул кошлар сайравы! Шул матурлыкны күреп, шагыйрь әйтмешли, күңел хозурлана, рәхәт чигә.



Мин җәйне бигрәк тә яратам, ник дисәгез, мин – укытучы. Җәй укытучы өчен – ял вакыты. Ел буе бетмәс-төкәнмәс эштән арынып, тирә-якка күз салырга, әзгә генә мәктәп, балалар турында уйламыйча торырга була.


Рәхәтләнеп ял итәм быел. IX сыйныфларда ОГЭ булмау, балалар өчен генә түгел, укытучылар өчен дә зур куаныч булды. Башлангыч сыйныфлар белән лагерьда эшләргә дип тә аптыратмадылар, 1 июньнән күбебезне җәйге ялга җибәрделәр.


Эх, рәхәт тә соң  җәен ял итү! Ниhаять, табигать тә җәйге эссе көннәрен бүләк итте. Башка елларда ял йортына барып ял итеп кайта идем, быел өйдә генә ял итәргә булдым. Шәhәр җирендә үз йортым белән торганга, бакчада эшләп күңелемә ял алам. Роза гөлләре, клематис гөле шау чәчәктә утыра. Шуларга карап сокланам. Эшләсәң, бар да үсә. Бакча җиләге дә бик уңды  быел, үземә генә түгел, туганнарыма да өлеш чыкты. Өзеп кереп ашарга кыяры бар, помидоры пешеп килә. Шуларга карап күңел үсенә.

Быел Яшел Үзән халкының олысы-кечесе велосипедта! Өйдә ябылып яту туйдырды, спорт белән шөгыльләнәләр! Балаларын ияртеп, гаилә белән дә, парлап та велосипедта йөриләр. Мин дә кичләрен улым белән велосипедта йөреп кайтам. Болай да матур шәhәребез тагын да матурайган, Гоголь урамы буйлап тигез итеп чабылган яшел чирәм уртасында рәт-рәт алмагачлар үсеп утыра. Әле кайчан гына чыгарылыш сыйныф балалары утырткан иде, хәзер инде алма бирәләр. Кая карама – чәчәк. Парклар, скверлар, мәктәп алларын гына бизәп калмый – шәhәр халкының да күңеленә үрелә.

Авылга кайтып, җир җиләге җыеп килдем. Бакча башында болынлыктагы үләнне күрсәгез! Билдән! Ерып йөрерлек түгел. Без үскәндә сыер-бозау ашап, каз-үрдәк йөреп, тап-такыр булып бетә иде. Болынлыктан соң – инеш. Ни гаҗәп! Инешне чыгуга – җиләклек! Элек ник үсмәгән монда җиләк? Ә, монда элек көтү йөри иде, хәзер – юк. Шуңамы, җиләк монда! Төрле чәчәк, җиләк исе борынны кытыклый. Кояш кыздыра. Чикерткә сайрый!


Җиләк бик күп быел. Пешкән! Ике-өч сәгать дигәндә чиләк тулды да, утырып та, ятып та, чүгәләп тә җыйдым. Ел буена җитәрлек күңелгә рәхәтлек бирә авылда җиләк җыюы! Кышын җиләк вареньесы белән чәй эчкәндә җәйнең матур, рәхәт вакытлары искә килер, хуш исле үлән-чәчәк исләре килеп китәр.


Шулай акрын гына көн артыннан көн үтә. Башта күп тоелса да, санаулы көннәр тиз үтә. 28 июльдән эшкә быел. «Башлангыч сыйныфларга җәйге лагерь булырмы? 1 сентябрьдән укулар нинди булыр: мәктәптәме әллә яңадан өйдәнме?». Хәзерге көндә без – укытучыларны да, әти-әниләрне дә шул сораулар борчый.

                           Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ