Логотип Магариф уку
Цитата:

Җиңү көненә – хәрби очкыч макеты

Җиңү көненә – хәрби очкыч макет« В бой идут одни старики» фильмын караганыгыз бармы, дуслар? Булса, ЛА-5 хәрби очкычы сезгә таныштыр инде. Казанның 353 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Альбина Фокеева Җ...

Җиңү көненә – хәрби очкыч макет
« В бой идут одни старики» фильмын караганыгыз бармы, дуслар? Булса, ЛА-5 хәрби очкычы сезгә таныштыр инде. Казанның 353 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Альбина Фокеева Җиңү көне алдыннан әнә шул очкыч макетын бала белән бергәләп эшләргә, әби-бабайларыбызның фронтта һәм тылда күрсәткән батырлыклары турында сөйләргә тәкъдим итә. Башлыйбызмы?
Кирәкле әйберләр:
5 литрлы пластик шешә – 2 данә
ПВА җилеме – якынча 300 мл.
Изолента (изоляция тасмасы)
Ак суэмульсион буяу
Саргылт яшел колорант (буяу)
Зәңгәрсу, ак, кызыл,кара төстәге акрил буяулар
Картон тартма
Газета
Ак кәгазь
Капкач (шул ук шешәләрнеке булырга мөмкин) – 3 данә
Эш барышы:
1. Бер шешәнең аскы өлешен кисеп алабыз һәм аны икенче шешәгә киертеп, икесен бергә изолента ярдәмендә тоташтырып куябыз. Картон тартмадан канатлар һәм вентилятор кисәбез. Булачак очкычның ян-ягыннан һәм өске өлешеннән канатлар өчен тишек ясыйбыз. Канатларны да изолента ярдәмендә беркетәбез. Тәгәрмәчләрне шешә капкачларыннан (алга – 1, артка 2 тәгәрмәч кирәк булачак) ясарга була. Аларны тимерчыбык ярдәмендә беркетергә кирәк.
2. «Папье-маше» ысулы белән очкычка газета кисәкчекләре ябыштырабыз. Моның өчен газета кисәкчекләрен 3:1 яки 3:2 нисбәтендә ПВА җилеме һәм су кушылмасына салып алырга кирәк. Соңгы катламны ак кәгазь белән ябыштыру отышлы булачак.
3. Ак суэмульсион буяуны алдан саргылт яшел колорант белән кушабыз һәм очкычны, 2-3 мәртәбә буяп, киптерәбез.
4. Соңрак акрил буяулар ярдәмендә очкыч макетын бизибез.
5. Очкычыбыз әзер. Дөньяларыбыз имин булсын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ