Логотип Магариф уку
Цитата:

Җырчы Салават бакчасында могҗиза (ВИДЕО)

Әле моңарчы «Алмагачлар чәчәк ата майның унбишләрендә» дип җырлап, сәхнә тота иде артистларыбыз. Заманы үзгәрә баргангамы, табигатебез дә беркадәр саташа башлады, ахры.Шулай булмаса, танылган татар ар...

Әле моңарчы «Алмагачлар чәчәк ата майның унбишләрендә» дип җырлап, сәхнә тота иде артистларыбыз. Заманы үзгәрә баргангамы, табигатебез дә беркадәр саташа башлады, ахры.
Шулай булмаса, танылган татар артисты Салават Фәтхетдинов бакчасындагы алмагач җәйнең кыл уртасында – 15 июльдә шау чәчәккә күмелеп утырмас иде. Бер үк ботакта менә өлгерәм-кызарам дип торган йодрык кадәрле алмалар шау чәчәкле чәчәкләр хозурында үсеп утырсын әле. Могҗиза дими ни дисең?! Әле кешесен дә ниндиен сайлаган: танылган татар сәхнәсе йолдызыныкы бит! Моннан соң инде Салаватыбызга да популяр халык җырын «Алмагачлар чәчәк ата җәйнең кыл уртасында» дип үзгәртеп җырларга туры килмәгәе.
 Таһир САБИРҖАНОВ

Видео Салават Фәтхетдиновның Инсаграм аккаунтыннан алынды

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ