Логотип Магариф уку
Цитата:

Җырчылар – Белем көнендә гимназиядә кунакта

Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Шуңа күрә башлап укырга килү көне – зур бәйрәм ул! Ничек шулай булмасын! Күңел сабырсызланып класска, сыйныфташларга, парта артларына ашкы...

Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Шуңа күрә башлап укырга килү көне – зур бәйрәм ул! Ничек шулай булмасын! Күңел сабырсызланып класска, сыйныфташларга, парта артларына ашкына, тизрәк беренче дәрес башлансын дип тели! Гимназиябездә узган быелгы Белем көнендә укучылар, укытучылар, ата-аналар, кунаклар катнашты.
Чара 1 нче һәм 9 нчы сыйныфларны тантаналы каршы алу, җыр-шигырь, котлаулар белән бергә үрелеп барды. Бүген Киров районы 15 нче татар гимназиясенә саф күңелле сабый балалар тәүге адымнарын атлады. Биредә Татарстанның халык артисты Лилия Муллагалиева һәм җырчы Ясминә катнашты. Киров районы 15 нче татар гимназиясе коллективы барча укучыларны, укытучыларны Белем бәйрәме белән котлый, илебезнең, республикабызның киләчәге, өмете булырдай егетләр һәм кызлар булып, мәктәп горурлыгы булып яшәүләрен тели.
Илнар НУРИҖАНОВ, Казандагы 15 нче татар гимназиясенең информатика укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ