Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай премиясенә быелгы кандидатлар исемлеге билгеле булды

Мәдәният министрлыгында Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссиянең беренче утырышы булды. Ул премиягә тәкъдим ителгән әсәр...

Мәдәният министрлыгында Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссиянең беренче утырышы булды. Ул премиягә тәкъдим ителгән әсәр һәм эшләрне тикшерүгә багышланды.


Тәкъдим ителгән әсәрләрне һәм эшләрне карап, Комиссия 2018 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе түбәндәге кандидатларны күрсәтү турында карар кабул итте, дип хәбәр итә РТ Мәдәният министрлыгы.


mincult.tatarstan.ru mincult.tatarstan.ru

Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры иҗат коллективы: Галиев рөстәм Вәлиәхмәт улы (директор һәм баш режиссер), Насыйхов Булат Вакыйф улы (баш рәссам), Шәмәрдәнова Гүзәл Фазыл кызы (артист). 


Ч.Айтматовның “Анам кыры” повесты буенча куелган спектакль өчен.


Гаффаров Габделәхәт Габрахман улы


“Олы юлның тузаны” романы һәм “Дәрья башы: повесть, романнар, хикәяләр” (Казан, Татар китап нәшрияты, 2013) һәм «Әхәт Гаффар: балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар» (Казан, Татар китап нәшрияты, 2016) китаплары өчен.


Дубин Абдулла Ибраһим улы


 «Казань на старинных открытках (Казан, «Светлячок» нәшрияты, 1994)», «Казань историческая: альбом» (Казан, Татар китап нәшрияты, 2004), «Старая Казань и ее окрестности» / автор проекта, сост. А.И.Дубин» (Казан, Татар китап нәшрияты 2011), «Две Казани: альбом» / автор проекта, сост. А.И.Дубин (Казан, Заман – Татар китап нәшрияты, 2011)», «Старая Волга: ее люди, ее суда, ее судьба…» (Казан, «ТАТМЕДИА» ААҖ «ПИК «Идел-Пресс» нәшрияты, 2012), «Астрахань историческая» (Казан, «ТАТМЕДИА» ААҖ «ПИК «Идел-Пресс» нәшрияты, 2005), китаплары өчен.


Кәримов Камил Әтхәм улы


 «Карурманда кара песи: повестьлар һәм хикәяләр» (Казан, Татар китап нәшрияты, 2015), «Игезәкләр йолдызлыгы: романнар» (Казан, Татар китап нәшрияты, 2016).


Кузнецов Михаил Иванович


 «Белые холсты. Народы Поволжья» эшләре сериясе өчен (33 эш).


Петров Александр Александрович


«На стихи Г.Тукая» (10 эш), «Памяти Булгар» (19 эш), «Из детства» (21 эш) серияләре өчен.


Хаҗиев Мәдияр Шарип улы


 «Татар хатын-кызлар» эшләре сериясе өчен (25 эш).


Хөснетдинов Зиннур Зыятдинович (Зиннур Хөснияр)


 «Кичү: хикәяләр, повестьлар, роман-дилогия» (Казан, Татар китап нәшрияты, 2012), «Гарасат: роман-дилогия» (Казан, «Хозур» нәшрияты 2014) һәм «Көмеш чыбыркы: повестьлар һәм романнар» (Казан, Татар китап нәшрияты, 2016) китаплары өчен.


“Таттелеком” Гаммәви акционерлык җәмгыяте иҗат төркеме: Шәфыйгуллин Лотфулла Нурислам улы һәм Зәкуанов Рөстәм Газизҗан улы


Татарстан Республикасында яши торган халыкларның милли байлыкларын һәм тарихи мирасын, мәдәниятен үстерү һәм саклап калуга керткән зур өлешләре өчен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ