Логотип Магариф уку
Цитата:

«Тукайның әкият дөньясында» бәйгесенә укучылардан эшләр килә

Тиздән бөек шагыйребезнең туган көне. Шул уңайдан балалар өчен «Тукайның әкият дөньясында» дип исемләнгән рәсемнәр һәм эшләнмәләр бәйгесе игълан иткән идек. Конкурс эшләре Татарстанның төрле районнары...

Тиздән бөек шагыйребезнең туган көне. Шул уңайдан балалар өчен «Тукайның әкият дөньясында» дип исемләнгән рәсемнәр һәм эшләнмәләр бәйгесе игълан иткән идек. Конкурс эшләре Татарстанның төрле районнарыннан килә. Әлегә катнашучылар саны буенча абсолют лидер  район булып Кукмара районы кала бирә.


DSC_0630-1024x683WhatsApp Image 2018-04-10 at 15.40.00

Эшләр 20 апрельгә кадәр кабул ителә.  Җиңүчеләр «Иң яхшы рәсем» һәм «Иң яхшы эшләнмә»номинацияләре буенча билгеләнәчәк. Бәйгедә 4-15 яшьлек балалар катнаша ала.


Шартлар бик гади:


— Г. Тукайның берәр әкиятенә багышланган рәсем яки эшләнмә ясарга;


— аны гариза һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналының басма яисә электрон вариантына 2018 елның икенче яртыеллыгына тулысынча язылу турындагы квитанция күчермәсе белән бергә 420066 Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт адресы яки gaila-mektep@mail.ru электрон почтасы буенча безгә юлларга.


НИГЕЗЛӘМӘ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ