Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучыны гаджеттан мәхрүм иттеләр

Сез бүген нинди көн, нинди акция барганын беләсезме? Бу акциядә катнашасызмы?  Әйе, әйе, “5 март – гаджетларны сүндереп кую көне” турында әйтәбез....Күбебез смартфон, планшет, iPod, МР3-плеер, электро...

Сез бүген нинди көн, нинди акция барганын беләсезме? Бу акциядә катнашасызмы?  Әйе, әйе, “5 март – гаджетларны сүндереп кую көне” турында әйтәбез.


WhatsApp Image 2018-03-05 at 17.09.21


...Күбебез смартфон, планшет, iPod, МР3-плеер, электрон китап һәм башка гаджетларсыз тормышны күзалдына да китерә алмый. Төгәлрәге, интернетсыз. Виртуаль дөньяга шулкадәр күнеккәнбез,аннан башка бер көн дә тора алмыйбыз. Ә торып карарга кирәк!“Сүндерелеп куелган гаджетлар көне” нәкъ менә шуның өчен уйлап табылган. Бу халыкара чарада  катнашучылар барлык мобиль җиһазларын да өйдә калдыра һәмаларга бер тәүлек буе кагылмыйлар.


Ишетми калган кеше юктыр, бихисап уңайлылык тудырган әлеге җиһазларның зыяны да зур:физик активлык кими,күрешеп сөйләшү, кунакка йөрешү, табигать матурлыгы белән хозурлану һ.б. юкка чыга. Гомумән, белгечләр әйтүенчә, җир шарындагы халыкның төп өлеше гаджетамания дигән “чир”гә дучар.


Бер яхшы танышларым кызларын планшет, компьютерның гына түгел, телевизорның да ни икәнен белми үстерде. Өйләрендә телевизор бар аларның. “Ватык ул,күрсәтми” дип алдаганнар. Беренче сыйныфка укырга кергәч, күзләре ачылды ул баланың. Мәктәптән телефоннар, планшетлар булуы хакында ишетеп кайта башлады. Иптәш кызлары мондый “непродвинутый” кыз белән дуслашырга теләмәгән. Нишләсен әти-әнисе, замана җиһазларын алып бирүдән башка чарасы калмады. Аларны кулланыргатиз өйрәндекызлары. Әнисе: “Бөтен җәмгыятькә эләккән бу “чир”дән баланы саклап булмый икән. Аны гел өйдә генә изоляциядә тота алмыйсың. Ул барыбер җәмгыятькә чыга. Без бу “тәҗрибә”без белән әллә ни отмадык инде. Гаджетлар белән танышуын гына кичектереп тордык. Һәрхәлдә, физик яктан файдасы булды. Хет,туйганчы хәрәкәтләнеп, уенчыклар белән уйнап калды, мәктәпкәчә яшенә кадәр генә булса да”, -ди.Бу гаилә үз көчләре белән генә замана шаукымына каршы торып караган, әмма булдыра алмаган. Шуңа әлеге проблеманы чишү юлларын күрсәтергә тиешле оешмаларның фикерен дә белү мәслихәт булыр.


Роспотребнадзор киңәшләренә колак салыйк. Бу оешма ата-аналаргатүбәндәге киңәш-нәсыйхәтләрен бирә:



  • Балалар гаджетларны күпме тели, шулкадәр кулланырга тиеш түгел. Контроль булдыру бик тә зарур. Чөнки уңайлы җиһазлар булсалар да, зарарлы яклары да җитәрлек. Беренчедән, күз күрүен начарлата. Икенчедән, гел текәлеп утыру хәрәкәтне киметә. Физик үсешкә салган тагын бер зыяны: баланың умыртка баганасы кәкрәергә яисә башка проблемалар булырга мөмкин. Шулай ук кул чугында да төрле тайпылышлар китереп чыгаруы бар. Тагын бер игътибарсыз калдырырга ярамаган ягы: сәгатьләр буе хәрәкәтләнми утыру симерүгә сәбәп була ала. Шуңа файдалы кебек күренгән гаджетларны бик чама белән генә кулланырга тиеш балалар. Бик яхшы дус сыман күренсәләр дә, зыян салучы “ дошман”га әйләнеп куюлары бар аларның. Актив хәрәкәттә булубаланың физик һәм психик үсеше өчен һавадай кирәк. Шуңа тыныч кына мультик карап утыруларны йөгерү, сикерү, төрле хәрәкәтле уеннар белән аралаштыру зарур. Хөрмәтле ата-аналар, балаларыгыз кулында телефон, планшет түгел, пазлы, конструктор, буяу карандашлары, клей, кагәзь, уенчыклар булсын!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ