Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ватаным Татарстан» газетасы 100 еллык юбилеен хәйрия концерты уздырып каршылады

«Эш» исеме белән чыга башлаган басма безнең көннәргәчә исемен берничә тапкыр үзгәртә: «Татарстан хәбәрләре», «Татарстан», «Кызыл Татарстан», «Совет Татарстаны», «Социалистик Татарстан» һәм 1992 елның...

«Эш» исеме белән чыга башлаган басма безнең көннәргәчә исемен берничә тапкыр үзгәртә: «Татарстан хәбәрләре», «Татарстан», «Кызыл Татарстан», «Совет Татарстаны», «Социалистик Татарстан» һәм 1992 елның февраль аеннан – «Ватаным Татарстан». Газетаның рәсми чыккан беренче саны – 1918 елның 12 мартына туры килә.DSC_1357— Газета исемен алыштырса да, безнең кыйблабыз үзгәрми, коллективта тупланган үткен каләмле, төпле фикерле журналистлар белән заман корабында алга барабыз. Газетага озын гомер телим, укучыларыбыз белән алга таба да аралашып яшәргә, эшләргә язсын, – диде газетаның баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров тантаналы чара барышында.


Менә 2013 елдан бирле газета мохтаҗ кешеләр, авыру балалар өчен хәйрия концертлары  уздырып килә. Юбилей кычсаларында узган концерт – тугызынчы хәйрия чарасы. Бу юлы җыелган акчалар юл һәлакәтеннән зыян күргән егет - Биектау районының Дөбъяз авылында яшәүче Илнар Хәлиуллинга ярдәм буларак җибәрелә.DSC_1296 DSC_1327


100 еллык тарихы булган газетаны, аның хезмәткәрләрен бәйрәм белән республиканың Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Журналистлар Союзы рәисе Римма Ратникова котлады, аларга дәүләт бүләкләре тапшырды. Шулай ук тантаналы чарада «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы исеменнән юбилярларны җитәкченең беренче урынбасары – Эльвира  Әхмәтова тәбрикләде.DSC_1331 DSC_1339

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ