Логотип Магариф уку
Цитата:

Ветеран күңеле ник сызлана?

22 июнь – Хәтер һәм матәм көне1941 елның 22 июнь иртәсе. 17 яшьлек Иван Егоров хәрби комиссариатка чакырулы.– Теләченең чиркәү каршына атларны бәйләп куйдык. Карыйм – бөтен кеше тыз-быз йөгерешә, елаш...

22 июнь – Хәтер һәм матәм көне

1941 елның 22 июнь иртәсе. 17 яшьлек Иван Егоров хәрби комиссариатка чакырулы.



– Теләченең чиркәү каршына атларны бәйләп куйдык. Карыйм – бөтен кеше тыз-быз йөгерешә, елаша, кычкырыша. Сугыш башланганын шунда ишетеп кайттым. Мине кире кайтарып җибәрделәр дә, августның 15 ендә унсигезем тулгач, повестка килде, - ди Иван Иванович сугыш башланган көн турында.


Иван дәдәй Егоров кечкенәдән очучы булырга хыяллана. Хәрби хезмәткә алынуга аны авиация мәктәбенә укырга җибәрәләр. “Хыялым чынга ашты”,– дип уйлый егет.  Ләкин, ялгышкан булып чыга, ел ярым укыганнан соң,   авиамеханик белгечлеге ала. 1943 елның гыйнвар аенда аларны Ленинград фронтының 159 нчы истребительләр авиациясе полкына җибәрәләр.


– "В бой идут одни старики?"  дигән фильмын караганыгыз бармы? Без дә нәкъ шул кинодагы сыман, самолетларны карап, ватык җирләре булса, тиз арада төзәтеп җибәрергә тиеш идек. Самолетның моторын алыштырырга механикка 12 сәгать вакыт бирелә. Өлгермәсәң – штрафбат! Минем самолет сугыш вакытында 543 хәрби очыш ясады  һәм 31 дошман очкычын бәреп төшерде! – ди ветеран, сугыш елларын искә алып.


Иван Егоровка  Псков, Таллин, Нарва аэродромнарында хезмәт итәргә туры килә. Ә Җиңү көнен ул Гатчина шәһәрендә каршы ала. “Һәрбер самолетка радиоприбор урнаштырылган, барыбыз җыелып Левитанның Җиңү турында хәбәр итүен тыңладык. Бөтен кеше кочаклаша, елаша, шатлана. Без – механикларны өч көнгә ялга да җибәрделәр. Ә  туган авылга мин 1948  елны гына кайттым.”


Сугыштан соң Иван Иванович Егоров Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлап, тарих укытучысы белгечлеге ала. Туган авылы Субашта 30 елга якын мәктәп директоры булып эшли.


– Без эшләгән елларда 250 гә якын бала укый, балалар тавышы бөтен авылга шаулап тора иде. Хәзер мәктәп бушап калды, балалар саны аз дип мәктәп ябылды, класс бүлмәләрендә җил уйный. Күңелем тулганда гел кереп чыгам мин мәктәпкә, йөрәк әрни. Сугыштан кайткач яңа мәктәп салдыру мәшәкатьләре белән йөргән вакытлар искә төшә. Кирпечтән өр-яңа мәктәп бар, укытырга укытучылар юк, киттем район мәгариф идарәсенә. Килеп керсәм, яшь кызлар утыра. Направление буенча Теләчегә җибәргәннәр. Тиз генә кереп сөйләштем дә, йөк машинасы арбасына утыртып алып кайтып киттем боларны. Бер елга гына килгәннәр иде, безнең авыл егетләренә кияугә чыгып, гомерлеккә калдылар алар монда. Менә шул чакларны уйлап күңел әрни,- ди ветеран авыр көрсенеп.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ