Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөтендөнья татар конгрессы VI съезды делегаты: «Телне саклаудан да зуррак мәсьәлә юк һәм була да алмый»

Җәмил Габдрәхим улы Мөхәммәтшин, БТКның Спас районы бүлекчәсе җитәкчесе, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре к...

i (2)Җәмил Габдрәхим улы Мөхәммәтшин, БТКның Спас районы бүлекчәсе җитәкчесе, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты:


— Спас төбәгендә яшәүче халыкның 30 проценты татарлар. Азчылыкны тәшкил итсәк тә, республикабызның һәр районындагы кебек, бездә дә милләтне саклау өчен кулдан килгәнчә эш бара. Иң сөенечлесе, соңгы 2-3 елда районыбыздагы бер мәктәп тә ябылмады. Ябылу куркынычы янаган Көек авылында 4 еллык башлангыч мәктәпне саклап калдык. Анда 18 бала укый. Татар йорт күле авылында да шундыйрак хәл булып алды. Анысын да саклап калдык. Район башлыгы ярдәме белән, әлбәттә. Ул үз туган авылындагы уку йортын да яптырмады. Милләтне саклау өчен башкарылган эшебезнең күп өлеше Болгар белән бәйле. Туризмда да, һичшиксез, миллилек чагылырга тиеш. Туристлар өчен экскурсияләр татар телендә оештырыла. Туган телебезне белгән, тәҗрибәле экскурсоводларыбыз бар. Чит төбәкләрдәге милләттәшләр белән дә аралашып торабыз. Аерым алганда, Ульян өлкәсендәге Димитровград шәһәрендә яшәүче татарлар белән. Элемтәләребез бик яхшы. Алар безгә килә, без аларга барабыз, үзара ярдәмләшеп яшибез.
Быел район мәгариф бүлегенең милли белем һәм тәрбия буенча методисты вазыйфасына яңа кеше килде. Аның белән дә уртак телне тиз таптык – яхшы эшләп киттек. Районда “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы бүлекчәсе оештырылды. Алар белән дә бергәләп эшлибез. Татар ветераннарының “Болгар чишмәсе” ансамбле бар бездә. Алар да шактый актив, концерт-кичәләр оештырып торалар. Ә гомумән, милләтебезне нәрсә борчый дигәндә, бүген телне саклаудан да зуррак мәсьәлә юк һәм була да алмый. Татарның иң төп эше шушы хәзер.
 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ