Логотип Магариф уку
Цитата:

Владимир Вавилов: "Хосписта урыннар җитмәгәнгә йөрәгем өзгәләнә"

12 июньдә Татарстанда “Без бергәләп хоспис төзибез” марафоны старт алды. Ул 30 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта журналистларга матбугат конференциясендә Анжела Вавилова исемендәге Фонд идарәсе рә...

12 июньдә Татарстанда “Без бергәләп хоспис төзибез” марафоны старт алды. Ул 30 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта журналистларга матбугат конференциясендә Анжела Вавилова исемендәге Фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов сөйләде.


Республикабызда балалар өчен беренче стационар хоспис моннан өч ел элек ачылган иде. Бер ел үтүгә ул өлкәннәр өчен дә үз ишекләрен ачты.


“Өлкәннәр өчен бүлек 2015 елда булдырылды. Бу вакыт эчендә без 463 пациентка ярдәм күрсәтергә өлгердек.  Хосписка эләккән пациентларга тормыш өчен көрәшү күпкә җиңелрәк. Казан кебек зур шәһәр өчен 18 урынлы бүлек нәрсә инде ул?! Минем яныма авыруларның дуслары һәм туганнары килеп, урын табуымны үтенәләр. Урыннар җитмәгәнгә йөрәгем өзгәләнә”, - ди Владимир Вавилов.


Яңа хосписта өлкәннәр өчен 98 ятак каралган. Балалар бүлегендә 40 урын булачак.


gqa2knSDA78

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ