Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа бинага күчкәч, Минзәлә гимназиясенең укучылары арткан

Кунакчыл гимназия 2015 елда яңа бинага күчкән. Җиһазландырылган сыйныфлар, кызлар һәм малайлар өчен аерым остаханәләр, хореография залы, спортзалда шөгыльләннән соң коенып чыгу өчен душ бүлмәләре бар...

Кунакчыл гимназия 2015 елда яңа бинага күчкән. Җиһазландырылган сыйныфлар, кызлар һәм малайлар өчен аерым остаханәләр, хореография залы, спортзалда шөгыльләннән соң коенып чыгу өчен душ бүлмәләре бар биредә. Әмма иң төп байлыклары - укучылар һәм укытучылар. Уку-укыту белән беррәттән, гимназиядә милли тәрбия мәсьәләсенә дә киң урын бирелә. Үз теләкләре һәм көчләре белән чыгып килә торган «Яшьлек» газетасы белем йортындагы яңалыкларны яктырта. Энҗе бөртекләре» вокаль ансамбле, «Уен» хореография ансамбле Россиядән читтә дә танылу алган. WhatsApp Image 2018-11-14 at 18.44.2020 еллык тарихы булган Минзәлә гимназиясендә бүгенге көндә 238 бала белем ала. «Башка микрорайоннардан, күрше авыллардан да киләләр», - ди директор Гөлназ Хәлиуллина. Яңа уку елына беренче класска килергә 45 гариза килгән инде. Шуңа 2 сыйныф ачарга планлаштыралар. «Яңа бинага күчү турында сүз чыккач, коллектив, укучыларыбызны югалтырбыз дип, куркып калган иде. Шөкер, күчү яңа мөмкинлекләргә юл ачты. Гимназиягә килергә ашкынып торалар», - дип, шатлыгын уртаклашты рвйон мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методисты Нәсимә Шаһиева.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ