Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа ел ялларын кемнәр ничек үткәрә?

Яңа ел каникуллары – балаларның иң көтеп алган вакытыдыр, мөгаен. Яллар кемне генә сөендермәс?! Тик аларны бер үк вакытта күңелле дә, файдалы да итеп үткәрергә кирәк. Өйдә телевизор карап яки компьюте...

Яңа ел каникуллары – балаларның иң көтеп алган вакытыдыр, мөгаен. Яллар кемне генә сөендермәс?! Тик аларны бер үк вакытта күңелле дә, файдалы да итеп үткәрергә кирәк. Өйдә телевизор карап яки компьютерда утырып кына көнне үткәрү зыянга гына булачак. Шуңа күрә актив ял турында да онытмау мөһим. Саф һавада йөрү, чана-чаңгыда, тимераякта шуу сәламәтлеккә файдалы булып кына калмый, күтәренке кәеф чыганагы да булып тора. Шулай ук төрле мәдәни, күңел ачу чараларына, театр-концертларга да йөрергә кирәк. Бу турыда әти-әниләр ни уйлый икән? Яңа ел ялларын кемнәр ничек үткәрә?


WhatsApp Image 2018-01-03 at 10.56.23


Гөлшат Билалова, өч бала әнисе


Балык Бистәсе


Яңа ел ялларын без гаиләбез белән һәрвакыт файдалы һәм кызыклы итеп үткәрергә тырышабыз. Кечкенә ике улымны урамнан алып кереп булмый. Көне буе рәхәтләнеп карда мәш киләләр. Олы кызым да кайчак кызыгып, алар янына чыгып китә. Кичләрен эшләр беткәч, бөтен гаилә белән урамда саф һава сулап йөрергә яратабыз. Шунда чаңгыда да йөреп киләбез, чанасын да шуабыз.


Каникулларда гел өйдә генә ятмаска тырышабыз. Балаларны төрле чыршы бәйрәмнәренә алып барабыз, вакыт булганда Казанга барып шәһәрнең төрле кызыклы, матур урыннарында йөрергә яратабыз.


Алсу Хәйруллина, ике бала әнисе


Казан


Кышкы каникулларны без гаиләбез белән күңелле итеп ял итү, балалар белән аралашу өчен көтеп алабыз. Әлеге яллар сәламәтлегебезне ныгыту өчен дә бик кирәк. Шәһәребездә төрледән-төрле күңел ачу чаралары бар. Әлеге чараларга гаилә белән бергәләп йөрү бик файдалы дип саныйм мин.


WhatsApp Image 2017-12-28 at 20.32.40 (1)


Лениана Билалова, ике бала әнисе


Казан


Яңа ел ялларында без, гадәттәгечә, авылга әби-бабай янына кайтабыз. Үзебез өчен дә, балалар өчен дә саф кышкы авыл һавасын сулап килү үзе ни тора! Балалар рәхәтләнеп урамда уйный. Шәһәрдә аларга мондый иркенлек юк бит.


Каникулларда шулай ук балаларны театрга да алып барырга иде исәп. Казандагы театрларның афишаларын карап барабыз. Балаларга карарга спектакльләр бар. Гел уен белән генә булмый, сабыйларыбызның күңелләрен рухи яктан да баетырга кирәк.


Дуслар, ә сез бәйрәм ялларын ничек үткәрәсез?



Сораштырды  Зөһрә ФӘСХИЕВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ