Яңа уку елында татар теленнән уздырылачак олимпиадалар исемлеге билгеле булды

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Республика олимпиада үзәге 2017/2018 уку елында укучылар өчен олимпиада һәм бәйгеләр үткәрү планын раслады. 

24 нче сентябрь 2017 ел

1-7 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән «Татарча хатасыз!» республика олимпиадасы

7 нче октябрь 2017 ел

6-7 яшьлек мәктәпкәчә балалар, 1-6 нчы сыйныф укучылары өчен татар теленнән «Матур язу серләре!» республика бәйгесе

22 нче октябрь 2017 ел

2-7 сыйныф укучылары өчен татар теле һәм әдәбияты буенча «Әдәби марафон» республика олимпиадасы

18 нче ноябрь 2017 ел

2-7 нче сыйныф укучылары өчен татар халкы мәдәниятле һәм гореф-гадәтләре буенча «Әбием сандыгы» республика олимпиадасы

2 нче декабрь 2017 ел

2-5 сыйныф укучылары өчен татар телендә «Бердәмлектә–көч!» республика бәйгесе

16 нчы декабрь 2017 ел

4-11 сыйныф укучылары өчен татар теленнән, 7-11 сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан «Балкыш» уен-олимпиадасы

27 нче гыйнвар 2018 ел

Башлангыч сыйныф укучылары өчен «Мин кулыма китап алам» республика олимпиадасы

17 нче март 2018 ел

8-11 сыйныф укучылары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан «Мизгел» республикакүләм интеллектуаль-фәнни бәйге

31 нче март 2018 ел

1-7 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән «Эрудит» республика олимпиадасы

7 нче апрель 2018 ел

1-7 сыйныф укучылары өчен татар телендә  «Әдәби манзара» республикакүләм әдәби бәйге

14-15 нче апрель 2018 ел

1-6 нчы сыйныф укучылары өчен «Фәнгә тәүге адымнар» проект һәм тикшеренү эшләре республика бәйгесе (татар теле, татар әдәбияты, тарих, халык авыз иҗаты һәм башка секциялләр)

28 нче апрель 2018 ел

5-7 яшьлек балалар өчен «Мин татарча сөйләшәм!» республика бәйгесе

12 нче май 2018 ел

2-7 нче сыйныф укучылары өчен Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча «Татарстан дигән Ватаным бар» республика бәйгесе

One thought on “Яңа уку елында татар теленнән уздырылачак олимпиадалар исемлеге билгеле булды

  1. Исәнмесез! Татар теленнән шулкадәр бәйгеләр оештырылуы куанычлы. Балаларны да бу бәйгеләргә җәлеп итәргә була, әмма бөтен олимпиада, бәйгеләрнең түләүле булуы ата-аналарның кесәләренә суга. Күп очракта укытучы үз кесәсеннән түли. Бәйгеләр өчен 300 сум кыйбат. Аның бәясен бераз киметеп яисә бушлай ясап булмыймы?

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.