Логотип Магариф уку
Цитата:

Язучылар – Буада

Кичә Буа районының Кайбыч авылына бер төркем язучылар төркеме кайтты. Каләм ияләре – Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстанның халык артисты һәм балалар язучысы Хәлим Җәләй, драмату...

Кичә Буа районының Кайбыч авылына бер төркем язучылар төркеме кайтты. Каләм ияләре – Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстанның халык артисты һәм балалар язучысы Хәлим Җәләй, драматург Рәдиф Сәгъди, шагыйрь Рифат Җамал һәм безнең “Гаилә һәм мәктәп” журналы баш мөхәррире, язучы Гөлүсә Закирова авыл мәдәният йортында халык белән очрашты. Алар арасында “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары укучылары шактый булу сөендерде. Алар август саны белән бергә, почта аша “2016-2017 уку елына Гаилә һәм мәктәп календаре” бүләк булып килгәнгә, рәхмәт сүзләрен ирештерделәр, үзләрен борчыган сорауларын яудырдылар. Тамашачылар Хәлим абый Җәләевнең чыгышын аеруча дулкынланып тыңлады. Халык артисты Фатих Хөснинең “Йөзек кашы” әсәреннән өзек укыды. Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов оста җырчы да икән, алкышларны аңа да кызганмадылар. Рәдиф Сәгъди белән Рифат Җамал да өр-яңа шигырьләре белән уртаклашты.


image (1)


Кайбыч – җырчы Фирзәр Мортазин, Тукай музее директоры Гүзәл Төхфәтова кебек шәхесләрнең туган авылы да. Бик төзек, матур авыл. Йорт, каралты-куралары тирәсендә төрле-төрле чәчәкләр үстерүләренә дә игътибар иттек. Баксаң, “Авангард” агрофирмасында озак еллар икътисадчы булып эшләп, бүген лаеклы ялга киткән Гөлбану апа Сафина хезмәте икән бу. Һәр гөлнең исемен белә, ничек тәрбияләргә кирәклеге турында сәгатьләр буе сөйли ала. Алай гына да түгел, авылдашларын, якташларын да ел саен орлыклар, чәчәк үсентеләре белән тәэмин итеп тора икән. “Гөлбану апа кебек, үз эшен яраткан кешеләргә хөрмәтем зур, – диде очрашуда шәхсән үзе катнашкан район башлыгы Азат Касыйм улы Айзатуллов. – Буа халкы гомер-гомергә эшкә батыр булды. Урып-җыю буенча республикада беренчеләрдән барабыз. Районда күпләп игелә торган культура – шикәр чөгендеренә дә өметләр зурдан. Республика җитәкчелеге дә моны күрә, бәяли: дәүләт программасы нигезендә сафка баскан мәдәният йортлары, ФАП, төзекләндерелгән юллар халыкка хезмәт итә”.


image (2)


Кайбыч авылында төп мәктәп гамәлдә. Анда 53 бала белем ала. “Мәктәпләрне ябасыз дип җитәкчегә зарланудан мәгънә юк, – диде шагыйрь Рифат Җамал. – Баласыз мәктәпне япмый хәл юк. Гаилә корып, бала үстереп, ишле нигездә яшәгән авылларның гына киләчәге бар”.


Гомумән, очрашу бик җылы узды, кунаклар да, хуҗалар да җанлы аралашу кирәклеген тагын бер кат ассызыклады.


image (6)


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ