Логотип Магариф уку
Цитата:

Заманында Илһам Шакиров укып чыккан мәктәп 80 нче чыгарылыш укучыларын олы тормыш юлына озата

Тукай районының Теләнче Тамак урта мәктәбе педагогик коллективы өчен   быелгы уку елы аеруча үзенчәлекле. Ник дигәндә, әлеге мәктәп үзенең 80 нче чыгарылыш укучыларын олы тормыш юлына озатачак.Теләнче...

Тукай районының Теләнче Тамак урта мәктәбе педагогик коллективы өчен   быелгы уку елы аеруча үзенчәлекле. Ник дигәндә, әлеге мәктәп үзенең 80 нче чыгарылыш укучыларын олы тормыш юлына озатачак.IMG-20171208-WA0018
Теләнче Тамак мәктәбенең тарихы XIX гасыр азагыннан – мәдрәсәдән башланса да, урта мәктәп статусы белән ул 1936 елдан башлап эшли башлый. Ә инде 1938 елда ул чакта Ворошилов районы үзәге булган Теләнче Тамак авылындагы бу мәктәптә беренче зур чыгарылыш бәйрәме уза. Сугыш башланыр алдыннан мәктәптә 462 бала укыган була. Сугыш вакытында төрле төбәкләрдән килгән укучыларга белем бирү мөмкинлеге тудыру максатынннан мәктәптә рус сыйныфлары ачыла. Мәктәпнең абруе зур булу сәбәпле, анда Ворошилов, Сарман, Чаллы районнарының якын-тирә авылларыннан да килеп укыйлар. 1976 елда барлык укучыларны бер бинага җыю максаты белән төзелгән яңа мәктәп 600 укучыга үз ишекләрен ача. 1993 елда мәктәпкә Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов исеме бирелә. Еллар уза бара, якын-тирәдә яңа мәктәпләр ачыла. Шул сәбәпле балалар саны  ару гына кими. Бүгенге көндә биредә 146 укучы белем ала.DSCN2057 (1)


Шушы еллар эчендә Теләнче Тамак урта мәктәбен. бик күп танылган шәхесләр тәмамлый. Алар арасында Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов, Социалистик Хезмәт Герое Дамир Әхмәтов, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге республика премиясе лауреаты Илһам Шакиров, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева, Татарстанның Гадулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, төзүче Әүфәр Зәкиев, Россиянең ветеринария фәнен әйдәп баручысы, микробиолог, радиобиолог, профессор Рәмзи Низамов, бөтен татар дөньясын татарча сөйләшергә өйрәтүгә зур өлеш керткән  Казан федераль университеты профессоры Флера Сафиуллина, техник фәннәр докторы, биофизик, профессор, чит илләрнең академияләре әгъзасы Руслан Насыйбуллин, техник фәннәр докторы, профессор, академик Роберт Шәрәфиев, КФУның географик белем бирү кафедрасы мөдире, педагогия фәннәре докторы, профессор Илгизәр Гайсин, композитор һәм җырчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рубис Зарипов, Бөтенроссия гармунчылар смотр-конкурсы лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Мәүләвиев, Татарстанның халык артисты Инсаф Фзхретдинов һәм башкалар, һәм башкалар (аларны санап бетерерлек түгел).ветераны


1955 елдан бүгенге көнгә кадәр мәктәпне 96 укучы алтын һүм көмеш медальгә тәмамлаган.   Укучыларга ныклы белем һәм тәрбия бирүдә  һәрвакыт көчле укытучылардан торган педагогик коллектив көч куя. Мәктәпнең даны республикабызда гына түгел күрше өлкәләрдә һәм республикаларда дә билгеле.коллектив


Бик күп дәрәҗәле һәм лаеклы кешеләрне тәрбияләгән Теләнче Тамак урта мәктәбе. Мәктәбебез юбилеена аның байтак укучылары кайтты. Мәктәбебез белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә эшләп, аңа һәртөрле ярдәм итүче танылган педагог, Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы Илгизәр Гайсин, Рубис Зарипов, Рәшит Мәүләвиев, төзүчеләр буларак республикабызда танылган абыйлы-энеле Азат һәм Фәнис Зәкиевлар, мәктәпнең элекке  директоры   Гөлфидә Гыйниятуллина, бик күп ветеран укытучылар үзләренең матур теләкләрен чыгарылыш укучыларына җиткерделәр. I сыйныф укучылары өлкән абыйлары һәм апалары өчен   күңелләргэ моң сала торган, мәктәп елларын күз алдыннан үткәрттергән җыр әзерләгәннәр. Барысы да гадәттәгечә булган кебек: чәчәкләр, киләчәккә өметләрне үз эченә алган шарлар очырту, мәктәп турында традицион һәм яңа матур җырлар башкару һ.б. Укучыларның чыгышы искиткеч моңсу чыгарылыш вальсы белән тәмамланды.


Чулпан ӘХМӘТШИНА,


Тукай районы Теләнче Тамак урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ