Логотип Магариф уку
Цитата:

Зәйдә яшь педагоглар форумы үтте

Яшь педагоглар форумы районда игълан ителгән Мәгариф елы кысаларында уздырылды. Шәһәр-районда мәктәпләр, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә хезмәт куючы 204 педагог исәпләнә. Аларның б...

Яшь педагоглар форумы районда игълан ителгән Мәгариф елы кысаларында уздырылды. Шәһәр-районда мәктәпләр, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә хезмәт куючы 204 педагог исәпләнә. Аларның барысы да районның яшь педагоглар советы составында. Шәһәрнең 7нче мәктәбендә үткән форумда аларның күпчелеге катнашты, дип хәбәр итә «Зәй таңнары» газетасы.


Фото: zainsk-rt.ru Фото: zainsk-rt.ru

-Бүгенге чара безнең өчен яңа. Әмма ул матур традициягә әверелеп, мәгариф тармагында эшләүчеләрне куелган бурычларны үтәүдә тагын да берләштерер дигән өмет бар, -  диде 6нчы мәктәпнең инглиз теле укытучысы, яшь педагоглар советы рәисе Рөстәм Мәһдиев.


Форумда катнашучыларны район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбсары Александр Чапков тәбрикләде.


-Зәй мәгарифенең киләчәген без яшь педагогларда күрәбез. Сездән матур башлангычлар көтәбез һәм бу очраклы түгел, чөнки яшьләрнең потенциалы зур. Сезнең тарафтан булган барлык башлангычлар район җитәкчелеге тарафыннан хупланачак. Быел укытучыларга яхшы грантлар карала. Аларны алу өчен  яшь педагогларыбыз да активлык күрсәтер  дип ышанабыз, -диде ул.


Форумда катнашучылар өч секциягә бүленеп (әти-әниләр белән хезмәттәшлек итү, белем бирү учреждениеләре җитәкчелеге белән хезмәттәшлек һәм уку йортында профсоюз оешмасы мәсьәләләре) эшләделәр. Шунысын да әйтик, секцияләрдә күтәрелгән сораулар, тәкъдимнәр  һәм тулаем форум нәтиҗәләре буенча махсус җыентык чыгарылачак.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ