Логотип Магариф уку
Цитата:

«Зәвыксыз Рәфыйк» һәм «тәүфикълы Рәфикъ», яки орфографик вариантлар тудырган буталчыклар турында

«Кайсы дөрес?» рубрикасында татар тел белеменең орфография, орфоэпия, морфология, синтаксис, стилистика һәм башка өлкәләренә караган катлаулы очракларга тел галимнәре ачыклык кертәчәк. Үзегезне борчыг...

«Кайсы дөрес?» рубрикасында татар тел белеменең орфография, орфоэпия, морфология, синтаксис, стилистика һәм башка өлкәләренә караган катлаулы очракларга тел галимнәре ачыклык кертәчәк. Үзегезне борчыган сорауларны безгә magarif@bk.ru яки mfahri@mail.ru адресларына җибәреп, «Мәгариф. Татар теле» аша җавап алачаксыз.


Сорау: Увуляр [қ], [ғ] тартыкларының нечкә сузыклы иҗек азагында язылышына бәйле орфографик вариантлар (мәсәлән, тәүфикъ // тәүфыйк, шәрекъ // шәрык, зәвекъ// зәвык һ.б.) мәсьәләсен шәрехләп үтсәгез иде.


Сорауга филология фәннәре кандидаты, профессор Равия Самат кызы АБДУЛЛИНА җавап бирә


Соңгы елларда орфографик вариантлар бик ишәйде. Укытучы ничек аңлатыр­га белмичә аптырый: сүзнең язылышларын истә калдырырга өйрәтергәме, әллә укучыдан, кагыйдәдән чыгып, орфографик фикер йөртүен таләп итәргәме?


Шулай изалана торгач, бер үк сүзнең ике төрле язылышына ике кагыйдә тәкъдим итәргә омтылу кебек хәлләр дә булгалады. Мәсәлән, Чаллы педагогия көллия­те укытучысы, доцент Ә.Б.Шакирҗанова: «[қ], [ғ] тартыклары сүз ахырында, иҗек ахырында булса, к, г хәрефләрен увуляр итеп уку өчен, ъ билгесе өстәп языла», – ди һәм балигъ, шәрекъ, нәкъ, мәшрикъ, шәфәкъ, Рәфикъ, мәгънә, игътибар, тәгълимат, зәгъфран, нигъмәт, икърар, мәгърур кебек сүзләрне мисал итеп китерә. Алга таба болай аңлата: «Түбәндәге сүзләрдә, к, г хәрефләрен [қ], [ғ] рәвешендә уку өчен, ъ өстәп язылмый, чөнки алдагы сузык калын» ди һәм тәүфыйк, шәрык, гашыйк, могҗиза, зәвык, могтәбәр, Рәфыйк, тәмуг, олуг, тугры, сәмруг кебек сүзләрне мисал итеп китерә (Шакирҗанова: 118–119 б.). Монда Рәфикъ, шәрекъ һәм Рәфыйк, шәрык сүзләренең, ике төрле язылып, янәшә килгән ике орфографик кагыйдәнең икесе астында да урын алганлыгын күрәбез.
Игътибар итик: кабул ителгән орфография кагыйдәсе болай: «Әгәр [қ], [ғ] авазлары иҗек ахырында булып, аннан соң башка берәр тартык аваз килсә яки сүз шунда тәмамланса, к, г хәрефләренең [қ], [ғ] булып укылуын белдерү өчен ъ языла: нәкъ, дикъкать, дәгъва» (Курбатов: 105 б.).
Орфография кагыйдәсен саклап язу мондый буталчыклыкны бетерүгә ярдәм итәр иде: шәрекъ, Рәфикъ. Кабул ителгән орфография кагыйдәсе була торып, орфографик вариантлар булу да яхшы хәл түгел.
Тагын бер мәсьәлә бар. Алынма сүз­ләрне татар теленең төп фонетик кануны сингармонизмга буйсындырып язу омтылышы йогынтысында (бу хәл бигрәк тә «үзгәртеп кору» чорына хас булды) фасикъ, мөнафикъ сүзләре фасыйк, монафыйк булып языла башладылар. Телебездә тагын орфографик вариантлар артты: муафикъ (М, 1992/3, 63 б.) // муафыйк (М, 1993/6, 121 б.); монафикъ (ТТОС, 1983, 137 б.) // мөнафикъ (ТТОС, 1983, 142 б.) // монафыйк (ТТОС, 2002, 229 б.) һ.б.
Бу очракта, әлбәттә, татар теленең аваз яңгырашына буйсынганча язу мәгъ­куль күрелә. Ә менә татар теленең су­зыклар гармониясенә буйсынып әйтелә торган сүзләрне шәрык, зәвык, могтәбәр, мәшрыйк, әхлак дип язганда, телебезнең шушы яңгырашы ясалма рәвештә бозыла: сүз эчендә калынлы-нечкәле сузык­лар: ә – ы, о – ә – и, о – ә – ә, ә – ый, ә – а язылышы килеп чыга.
Шунысы гаҗәп: «Алынма сүзләрне сингармонизмга буйсындырып язарга кирәк!» – дип чаң сугучылар да әхлак, тәсдыйк, мәхлук, тәмуг кебек язылышны игътибарсыз калдырдылар. Татар теленең сингармонизмы күзлегеннән дә, кабул ителгән орфография кагыйдәсе нигезендә дә әлеге сүзләр түбәндәгечә язылырга тиеш: әхләкъ, тәсдикъ, мәхлүкъ, тәмүгъ.
Тагын шунысы игътибарны таләп итә: бер үк сүзне ике төрле язарга гадәтләнү кушымчаларда да вариантлар барлыкка китерде. Хәзерге матбугат битләрендә мәхлүкъләр // мәхлуклар, тәүфикъсез // тәүфыйксыз, мәшрикътә // мәшрыйкта, зәвекъле // зәвекълы // зәвыклы // зәвыкле, әхләкъсез // әхләкъсыз // әхлаксез // әхлаксыз дип язулар гадәти хәл дип кабул ителә. Мәсәлән: зәвык, -гы; зәвыклы; зәвыксызлык (ТТОС, 1983, 63 б.); шәрык, -гы; шәрыкчелек (ТТОС, 1983, 245 б.). Күргәнебезчә, бер үк орфографик принцип нигезендә язылырга тиеш зәвекъ, шәрекъ сүзләре, әле калын кушымча (зәвыксызлык), әле нечкә кушымча (шәрыкчелек) кабул иткән хәлдә теркәлгәннәр.
Кушымчаларны дөрес ялгау өчен, әлеге алынма сүзләрнең нигезендәге сузыкларга игътибар юнәлтү мөһим. Нигезнең исә татар теленә хас сингармонизмга буйсынган һәм буйсынмаган очраклары бар.

Дәвамы.


"Мәгариф. Татар теле", №2, 2016.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    "Хәзерге матбугат битләрендә зәвекълы ... зәвыкле ... әхлаксез дип язулар гадәти хәл дип кабул ителә. Мәсәлән: ... шәрыкчелек (ТТОС, 1983, 245 б.). Күргәнебезчә, ... әле нечкә кушымча (шәрыкчелек) кабул иткән хәлдә теркәлгәннәр." - матбугат битләрендә мондый нечкә иҗектән соң калын кушымта язуны күргәнем юк. ТТОСтагысы - бу очракта калын язылышлы иҗектән соң нечкә кушымча язу - дөрес дип саныйм, чөнки ул калын язылышлы иҗек булса да, нечкә әйтелә торган иҗек. мисал: "сәламләү" - "сәлам" дип языла, "сәләм" дип әйтелә, шуңа күрә нечкә кушымча ялганырга тиеш. калын хәреф язылуы сәбәбе - алдагы комментарийда. күптән түгел мин википедия бәхәсендә язган идем әле: "әдәбият" сүзе дә шулай, "сәлам" сүзе шикелле булырга тиеш булган, әмма, аның "ят" дигән урынын әйтелештә дә калынайтып җибәрделәр, һәм шуңа күрә калын кушымча ялгый башладылар. ә ни өчен? чөнки алар, халык яки укытучылар яки галимнәр "ят" сүзенең калын язылышы сәбәбен белмәгәннәр, һәм андый сәбәп белән - гарәп теле аркасында - калын язылган иҗекләрне нечкә укып та булуын белмәгәннәр. ә элегрәк, 90 нчы еллар башында, ул чынлап та нечкә укыла иде. Автор: К. Динар

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ