Логотип Магариф уку
Цитата:

Зур Кукмара мәктәбе укучылары ... самолетлар ясап очырта

Әллә ышанмыйсызмы?! Чыны шулай. Кукмара районының Зур Кукмара урта мәктәбендә эшләп килүче «Авиамодельләштерү» түгәрәгенә йөрүчеләр   берсеннән-берсе үзенчәлеклерәк самолетлар ясап очыртырга бик тә һә...

Әллә ышанмыйсызмы?! Чыны шулай. Кукмара районының Зур Кукмара урта мәктәбендә эшләп килүче «Авиамодельләштерү» түгәрәгенә йөрүчеләр   берсеннән-берсе үзенчәлеклерәк самолетлар ясап очыртырга бик тә һәвәс. Түгәрәккә 15 ләп бала йөри. Җитәкчеләре – мәктәпнең физика һәм информатика укытучысы, Мәктәптән тыш эшләр үзәге педагогы Рамил абыйлары Нигъмәтуллин бер хыялый зат инде. Үзе дә тиктормас, балаларны да эшләтә, ниндидер яңалык уйлап табарга, ясап, аларны сынап карарга өйрәтә белә. Педагогик стажы әле ике генә ел. Әмма инде Рамил абыйлары «Безнең яңа укытучы» бәйгесе грантын отарга өлгергән. Хәтта «Татарстанның ел укытучысы» конкурсының «Педагогик дебют» номинациясендә катнашып, III урынны  да яулаган.


 

p1300444


Остазы нинди – шәкертләре дә шундый диләр бит. Зур Кукмара мәктәбенең яшь авиамодельчеләре дә башта Рамил абыйлары җитәкчелегендә гади кәгазьдән самолет модельләре ясарга өйрәнде. Чыннан да, кәгазь самолетларның һавада очуы физика законнарына нигезләнгән икән, ләбаса. Зур Кукмара мәктәбе авиамодельчеләренә беренче җиңүне нәкъ менә шушы кәгазь самолетлар китерә дә. Инде алар шактый остарды. Хәзер алар самолетларны кайчы һәм җилем кулланмыйча гына ясый. Агачтан да, тимердән дә, кәгазьдән дә  оча торган модельләр иҗат итә белә алар. Модельләрне Интернет челтәреннән дә эзләп табалар, үзләре дә уйлап чыгаралар. Балаларны техник иҗатка тарту, инженерлык осталыгына өйрәтү максатыннан оештырылган республика чемпионатында да матур чыгыш ясады алар. Әйтик, Салават Галимбәков, әлеге чемпионатта катнашкан 200 ләп укучы арасыннан җиңеп чыгып, III дәрәҗә Дипломга, ә Илсаф Газизуллин исә сертификатка ия булды. Әлеге чемпионатта Зур Кукмара  мәктәбе авиамодельчеләре «Атака», «Еракка очыру», «Тизлеккә һәм ераклыкка очыру» кебек номинацияләрдә көч сынашканнар. «Очкычны 50 метр ераклыктагы мишеньгә төшерү аеруча төгәллек һәм җитезлек сорады. Самолет очыртуның да үз кагыйдәләре бар. Әгәр «борын» өлешеннән кулың белән катырак тотсаң, очкычың үзеңнән ерак китмәскә мөмкин.    Шуңа да бик игътибарлы булу кирәк», – Салават.


Хәзер инде Зур Кукмара авиамодельчеләре пенопласстан, агачтан да плпнерлар ясый башлады. Балык Бистәсендә узган «Гади авиамодельләр ярышы»нда «Төгәллек» номинациясендә катнашкан 130 укучы арасында II урынны алулары алар өчен зур җиңү иде инде. Республика күләмендә тәүгесе, әмма соңгысы булмас!


p1300467

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ