Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ана теле» онлайн-мәктәбендә һәр елны ун мең кеше татар теле өйрәнә

«Ана теле» онлайн-мәктәп проекты — дәүләт статусына ия булган татар телен саклау һәм үстерү максатыннан, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча биш ел элек оештырылган уникал...

«Ана теле» онлайн-мәктәп проекты — дәүләт статусына ия булган татар телен саклау һәм үстерү максатыннан, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча биш ел элек оештырылган уникаль проект. Әлеге проект EF Education First компаниесе белән берлектә тормышка ашырылган.


Бүгенге балалар, яшьләр һәм өлкәннәр дә интернет челтәреннән бик актив файдаланган заманда татар телен өйрәнү буенча онлайн проект булу ул бик яхшы. Бу турыда матбугат конференциясендә журналистлар алдында чыгыш ясаган мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов әйтеп узды.


Чыганак: anatele.ef.com сайтыннан скриншот

«Ана теле» онлайн-мәктәп проекты 9 баскычтан тора. Аларның һәрберсе 8 бүлекне үз эченә ала, ягъни, барлыгы 72 бүлек, 288 дәрес, 6372 күнегү, 293 видеосюжет, 10950 аудиофайл, 6795 фотография бар. Уку ел дәвамында бушлай алып барыла. Лицензияләр елга бер тапкыр февраль аенда таратыла. Бер юлы безнең республика һәм илдән генә түгел, ә дөньяның төрле почмакларыннан 10 000 кеше татар телен өйрәнүгә керешә ала. Моның өчен әлеге сайтта анкета тутырырга гына кирәк. Әгәр алынмаган лицензияләр калса, дәресләргә язылу апрель ае тәмамланганчы да дәвам итәргә мөмкин.


«Ана теле» онлайн-мәктәбендә кемнәр укый һәм укыта соң?! Бу сорауга әлеге мәктәп үзәге җитәкчесе Кадрия Фатхуллова менә нәрсәләр дип җавап бирде.



– Укучыларның төп өлешен махсус төркемнәр тәшкил итә, алар хезмәтләре буенча татар телен белергә тиеш. Ә үзләре теләп язылучыларның күбесе безнең республикада, Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче татарлар. Аларның үз туган телләрен өйрәнәселәре килә. Яшь ягыннан безнең укучылар 12 яшьтән алып 70 яшькә кадәр. Дәресләрне КФУның тәҗрибәле педагоглары алып бара. Укучыларның телне белү дәрәҗәсенең нинди баскычта булуын исәпкә алып, укыту программасы төрле формаларда корылган: тестлар, күнегүләр, үзара видеоаралашу формасында да...



Бүгенге көндә «Ана теле» онлайн-мәктәбен 50 меңгә якын кеше тәмамлаган, аларның 1700е чит илләрдә яшәүчеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ