Логотип Магариф уку
Цитата:

Арча районында "Профессиональ белем бирү системасында педагоглар әзерләү турында"дип аталган темага күчмә утырыш үткәрелде

Бүген Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләр комитеты Арча районында "Профессиональ белем бирү системасында педагоглар әзерләү турында" дип аталган темага күчмә утырыш үт...

Бүген Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләр комитеты Арча районында "Профессиональ белем бирү системасында педагоглар әзерләү турында" дип аталган темага күчмә утырыш үткәрде. 


Иң элек депутатлар Арчаның "Казан арты" тарихи-этнография музее белән танышты. Хәзер анда танылган шагыйрь Габдулла Тукайның туган көненә багышланган күргәзмә эшли. Музейдан соң депутатлар Арча педагогоия көллиятенә юл алды. Анда алар Әлифба һәйкәле янында истәлеккә фотосурәткә төште, Г.Тукай бюстына чәчәкләр салды.


Көллияттә делегатларны  Әлифба музее, көллиятнең "Халык уен кораллары оркестры" белән таныштырдылар, ачык дәресләрдән өзекләр тәкъдим иттеләр.


Утырышта Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Арчада быел 500 урынга исәпләнгән яңа мәктәп ачылуы хакында хәбәр итте.


"Без Арчада да татар телен югалта башладык. Шул кадәрле шәхесләр биргән Арчаны да югалтсак, кем булачакбыз? Милли мәгариф өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләргә кирәк", - диде министр һәм әлеге мәктәптә белем алучыларны милли мәгарифкә тартырга кирәклеген билгеләп үтте.  "Кайсы гына районның авылларына барма, балалар русча сөйләшеп йөри. Сездә дә татарча язулар карап йөрдек, әмма бер-ике генә очрады. Бу юнәлештә дә эш алып барырга кирәк", - диде комитет җитәкчесе Разил Вәлиев. Энгель Фәттахов исә элмә такталарны мәҗбүри рәвештә татарча-русча элдерүне таләп итә торган закон проектын кабул итәргә кирәклеген билгеләп үтте.


 "Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ