Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы – 2018» бәйгесенә иҗади эшеңне юлладыңмы?

«Мәгариф» журналы редакциясе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә авыл мөгаллимнәренең һөнәри даирәдә абруен күтәрү максатыннан «Авыл укытучысы-2018» бәйгесен игълан иткән иде. Бәйге узган ел...

«Мәгариф» журналы редакциясе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә авыл мөгаллимнәренең һөнәри даирәдә абруен күтәрү максатыннан «Авыл укытучысы-2018» бәйгесен игълан иткән иде. Бәйге узган еллардагыча өч этапта үткәрелә. Аның беренче этабы тәмамлануга санаулы гына көннәр калып бара. Бүгенге көндә иң күп эшләр Тукай, Балтач, Мөслим районнары мөгаллим һәм тәрбиячеләреннән килде.


Быелгы бәйгенең беренче этабы темалары түбәндәгеләр:


1. Заманча шартларда татар телен өйрәтүнең алдынгы методикасы


2. Гаджетлар: яманнан яхшыга


3. Җәмгыятьтә укытучының абруен ничек кайтарырга?


4. Төгәл фәннәрнең тормыштагы урыны


5. Бүгенге милли мәктәпнең язмышы


Язмалар «Мәгариф» журналының электрон почтасына (e-mail: awil2018@mail.ru) 30 нчы июньнең 23:59 сәгатенә кадәр кабул ителә. Хатның темасында «Авыл укытучысы – 2018» конкурсына» дип искәртергә кирәк.


Конкурста Татарстан һәм Россия төбәкләренең район үзәкләрендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә, бистәләрдә, авылларда мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми, өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларында хезмәт куючы мөгаллим һәм тәрбиячеләр катнаша ала.


“Авыл укытучысы” конкурсы 2014 елдан бирле уздырыла. Узган ел бәйгенең 1 нче этабында 100 дән артык укытучы катнашты. Эссе нәтиҗәләре буенча икенче этапка 30 конкурсант узды. Алар тәкъдим ителгән темалар буенча дәрес эшкәртмәләре яки эчтәлекле мәкаләләр тапшырды. «Авыл укытучысы-2017» бәйгесенең йомгаклау этабы 22 сентябрьдә Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә узды. Татарстан Мәгариф һәм фән экс-министры Энгель Фәттахов Укытучылар көнендә бу бәйгедә җиңүчеләрне котлап, кыйммәтле бүләкләр, дипломнар һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Узган елның абсолют җиңүчесе Биектау районы Суыксу урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарипова Клара Барый кызы булды.


«Авыл укытучысы –2017» җиңүчеләре «Авыл укытучысы –2017» җиңүчеләре

Бүгенге көндә мәктәпләрдә чыгарылыш имтиханнары төгәлләнде дисәк тә була. Алда чыгарылыш кичәләре һәм җәйге яллар. Димәк, “Авыл укытучысы”на конкурс эшләрен җибәреп өлгермәгән булсагыз, нәкъ вакыты.


НИГЕЗЛӘМӘ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ