Логотип Магариф уку
Цитата:

“Безгә балаларын төрле юл белән кертергә тырышучылар булды...”

Авыл җирлегендә яшәүче сәләтле балалар өчен махсус мәктәпләр кирәкме? Буа шәһәрендәге сәләтле балалар өчен лицей-интернатның директоры Әлфир Хәбибулла улы Вәлитов әлеге соравыма “һичшиксез, кирәк!” ди...

Авыл җирлегендә яшәүче сәләтле балалар өчен махсус мәктәпләр кирәкме? Буа шәһәрендәге сәләтле балалар өчен лицей-интернатның директоры Әлфир Хәбибулла улы Вәлитов әлеге соравыма “һичшиксез, кирәк!” дип җавап бирде. Ә аның сүзләренә ышанмый мөмкин түгел, чөнки ул җитәкләгән мәктәпкә хәтта Казаннан да килеп укыйлар икән.


- Әлфир Хәбибуллович, Буада сәләтле балалар өчен махсус мәктәп булдыру нияте ничегрәк барлыкка килде, һәм сезнең лицей-интернатның бурыч-максатлары нидән гыйбарәт?


- Безнең мәктәп элеккеге балалар йорты бинасында урнашкан. Берзаман, андый учреждениеләрне таркатып, балаларны гаиләләргә урнаштыру шаукымы башланды. Акрынлап кына бина бушады һәм нәкъ менә шул чорда Россиянең төрле төбәкләрендә сәләтле балалар өчен мәктәпләр ачыла башлады. Ул чакта район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшләгән, үзе дә элеккеге укытучы Азат Касыйм улы Айзетуллов (Буа районының бүгенге башлыгы – Р.С.) безнең районда да шундый ук мәктәп ачу идеясе белән чыкты. Шулай итеп, 2008 елда лицей-интернат ачылды.


Бөтен мәктәптә тә, бөтен авылларда да сәләтле балалар бар. Кызганыч, андый балаларның күпчелеге, хәтта “5”легә генә укучылары да, шул сәләтләрен үстерә алмыйча, билгеле бер дәрәҗәне уза алмый. Андый балалар өчен, һичшиксез, аерым шартлар тудыру кирәк. Безнең мәктәпнең максаты да – тирә-юнь авыллардагы, районнардагы, шәһәрләрдәге сәләтле балаларны бергә туплау, аларга сыйфатлы тулы урта белем бирү, шәхси мөмкинлекләрен ачу һәм үстерү, үзләре теләгән аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү, кызыксынуларын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру.


- Сезнең мәктәп бу төбәктә шундый статуска ия булган бердәнбер уку йорты. Сезгә кайсы районнардан киләләр? Балаларны сайлап алу принцибы ничегрәк?


- Әйе, безнең зонада Буа лицей-интернаты – сәләтле балалар өчен ачылган бердәнбер мәктәп. Биредә балалар үзебезнең район авылларыннан, Чүпрәле, Тәтеш, Кайбыч, Казан, Ульян, Чувашстан, Мари Иле, хәтта Мәскәүдән дә килеп укыйлар. Бүгенге көндә лицей-интернатта 417 укучы белем ала. Сәләтле укучылар өчен махсус А төркемнәре эшли. Интернатыбызда 80 бала яши. Ял көннәрендә өйләренә кайту мөмкинлеге бар.


Сайлап алу әлегә кадәр җиңелрәк башкарылды: моңарчы мәктәпкә күзгә-күз карап аралашкач (собеседование) һәм портфолиолары белән танышканнан соң ала идек. Чыннан да сәләтле бала ул күзгә күренеп тора. Мин аларны билгеле бер дәрәҗәдә камил балалар дип атар идем. Аларга белем генә бирү кирәк, тәртип ягыннан борчыласы юк.


- Сәләтле балалар белән эшләүнең нинди кыенлыклары бар, нинди проблемаларны чишәргә туры килә?


- Әйткәнемчә, болар – бөтенләй үзгә балалар. Шунлыктан, беренче чиратта, укыту-методик һәм матди базаның нык булуы сорала. Икенчедән, кадрлар составын тагын да ныгытырга кирәк. Мин әле кайчан гына Татарстанда эшләгән төрек мөгаллимнәрен үрнәк итеп куям, алар бит көнен дә, төнен дә укучылар белән эшләде, иң мөһиме, белеме дәрәҗәләре бик югары иде. Дөресен әйтергә кирәк, педагогларыбыз көчле булса да, тагын да көчлерәк мөгаллимнәргә мохтаҗлык бар әле. Балалар күбрәк белем үзләштерергә тели, ата-аналар нарасыйларын укытырга әзер, без исә аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тиеш.


- Үзгә балалар белән эшләүнең кулай яклары да бардыр?


- Мондый укучылар белән эшләүнең күзгә күренеп торган уңай ягы шунда ки, укучылар үзләре теләп укый, алай гына түгел, аларның тагын да күбрәк белемгә, мәгълүматка ия буласы килә. Алган белемнәрен дә башларына шунда ук сеңдереп баралар. Көчләп, мәҗбүриләп укытырга кирәкми аларны. Тагын бер тапкыр кабатлыйм: әлеге балалар бөтенләй үзгә. Күңелләре үзгә, дөньяга карашлары үзгә, булган белемнәре һәм потенциаллары үзгә...


- Сез аерым бер фәннәргә игътибарны ныграк бирәсез, бугай...


- Лицей-интернатның һәр укучысы мөстәкыйль рәвештә үзенә киләчәктә физика-математика яки химия-биология белгечлекләре буенча профильле уку юнәлешен сайлый ала. Әмма башка өлкәләр, башка фәннәр читтә кала дигән сүз түгел бу. Әйтик, күп мәктәпләрдә шахмат серләре өйрәтелми, ә без аңа да нык игътибар бирәбез. Татар теле укытучыларыбыз бик көчле, спорт юнәлешендә дә уңышларыбыз бар.


Узган ел мәктәпне 36 укучы тәмамлады, шуларның 18е көмеш һәм алтын медальләр белән чыкты. Иң мөһиме – 36 укучының барысы да югары уку йортларына керә алды. Югары уку йортлары дигәннән, лицей-интернат КМТТУ һәм Энергетика университеты белән ныклы элемтәдә тора. Әлеге уку йортларының галимнәре, профессор-докторлары атна саен бездә дәресләр алып бара, укытучыларга методик ярдәм күрсәтә, булачак абитуриентларны барлый. Һәм болар бар да бушлай, үз хисапларына башкарыла.


- Әлбәттә, мондый мәктәпләргә укырга керергә теләүчеләр дә, балаларын шунда укытырга теләгән ата-аналар да күптер. Балаларны кабул иткәндә гадел принциплары ничек үтәлә?


- Әйткәнмечә, әлегә кадәр без укучыларны күзгә-күз карашып аралашу һәм портфолио күрсәткечләренә карап кына алдык. Быелдан исә кабул итү таләпләрен катгыйрак куярга булдык, бу турыда тиешле инстанцияләр белән килешенде. 5А классына (сәләтлеләр биредә А классларында укый – Р.С.) кабул иткәндә математикадан тест сорауларын да керттек. Әлбәттә, үз балаларын төрле юл белән кертергә тырышучылар булгалый иде. Бала керә, укый башлый һәм берзаман үзе үк көчлеләр классында укый алмавын аңлап, борчыла, елый... Без аны башка класска күчерәбез. Яки, киресенчә, башка классларда белем алучылар арасында кинәт кенә үзен күрсәткән, “5”леләргә генә укый башлаган, без өстенлек биргән кайсыдыр фәнне үз иткән балалар килеп чыга. Бу очракта әти-әни теләге генә җитми, бар да баланың үзеннән тора.


Хәер, ата-аналар бүгенге көндә чыннан да балаларын бар яктан да булган кеше итеп күрергә тели. Әйтик, бер гаилә башлыгы бездә укучы баласын дәресләрдән соң Казанга атнага өч тапкыр хоккейга йөртте. Америкага укырга кертте (ул бала бездә чакта ук андагы уку йортында параллель рәвештә дистанцион белем алды), Гайнуллин Раушан хәзер анда да хоккей уйный.


- Әлфир Хәбибуллович, тәҗрибә туплау ничегрәк оештырыла? Башка шундый ук мәктәпләрне күзәтеп барасызмы?


- Әлбәттә, ансыз булмый, төрле район һәм шәһәр җирлекләрендәге коллегаларның эшен бәялибез, чагыштырабыз, нәтиҗәләр ясыйбыз. Авыл җирендә, район үзәкләрендә, зур  шәһәрләрдән аермалы буларак, үз-үзеңне үстерү өчен мөмкинлекләр күпмедер дәрәҗәдә чикләнгән. Әйтик, шул ук Казандагы мәктәпләргә андагы барлык вузлардан да диярлек галимнәр килеп эшли икән, элемтәләре дә күпкә ныграк аларның. Яшерен-батырын түгел, иң көчле укытучылар да аларда. Алай гына да түгел, кайберләре безнең мәктәптә укучы балаларны да кызыктырып үзләренә чакыралар. Шуңа күрә үзебезнең тирәлектәге сәләтле балаларны ачыклау, югалтмыйча үстерү Буа лицей-интернат укытучыларының төп бурычы санала.


Максат-бурычларыбызны уңышлы гына үтибез, дип әйтер идем. Шундый очраклар бар ки, киресенчә, Казаннан безгә килеп укучылар да бар. Әйтик, чыгышы белән Буа районыннан булган бер ханымның кызы Лобачевский исемендәге лицейда укый иде. Берзаман ул ханым кызына безнең мәктәпне тәкъдим итте. Теге кыз кайтты, тулай торакта яши башлады, бөтен кеше белән уртак тел тапты, спортта да, укуда да алдынгы булды һәм Мәскәү дәүләт университетына укырга керде. Бүген шунда фән белән шөгыльләнә.


- Бәлки авыл районнарында андый мәктәпләр кирәкмидер дә? Мәктәпне тәмамлаучылар бит барыбер киләчәктә Буада, авылда калмый. Ә үзебез һаман авыллар бетә дип зарланабыз...


- Ул турыда үзем дә уйланам. Әмма тирәнрәк уйланган саен, безнең мәктәпләрнең кирәклегенә шигем калмый. Нигә әле авыл егете, авыл кызлары башкалардан ким булырга тиеш? Нигә әле аңа үз сәләтен ачмаска? Нигә төплерәк белем алып, тагын да югарырак үрләргә омтылмаска? Андый балалар мәктәпне тәмамлап чыккач та, тормышта югалып калмый. Күпләре билгеле бер югарылыкка җиткәч, үз мәктәпләренә, үз районнарына, ахыр чиктә, туган республикасына ярдәм итәргә алына. Иң мөһиме – ул бала үз юлын тапсын һәм яхшы кеше булсын.


- Сорауны икенче төрле куеп карыйм. Сез дә, без дә, президентлар да, министрлар да авылда, гап-гади мәктәпләрдә укыдык. Алай да тормышта югалып калмадык, зур кешеләр булдык. Әллә нинди статуслы мәктәпләр ачып, укытып, балаларны бозып кына бетермибезме соң?


- Заманалар үзгәрде шул, дуслар. Замана белән бергә, кыйммәтләр дә үзгәрде. Еш кына балаларга үземнең мәктәптә укыган елларым турында сөйлим. “Полуторка” машинасы авылда берәү генә, аны да этеп-төртеп кенә йөрибез. Телефон, башкасы турында әйтеп тә тормыйм. Беләсезме, шуларны сөйләгәндә үземә дә оят булып китә, шундый заманнарда яшәдекмени соң дип үзем дә гаҗәпләнеп куям. Хәзер исә җәмгыятьтә башка максатлар, башка кыйммәтләр алга чыкты. Җирдә эшләргә дә кеше кирәк, анысы. Ләкин монда эшли торган барлык яңалыкларны шул ук сәләтле кешеләр тудыра бит. Димәк, безгә, халкыбызга, республикага, илгә барыбер әнә шундый сәләтле, алдынгы, үзенчәлекле фикер йөртүче кешеләр кирәк...


 Әңгәмәдәш - Радик Сабиров.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ