Логотип Магариф уку
Цитата:

Быел дәүләт премиясенә биш фәнни хезмәт лаек дип табылган

Татарстанның Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов 26 декабрь көнне агымдагы ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә Казан Кремлендә 2016 елда фән һәм те...

Татарстанның Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов 26 декабрь көнне агымдагы ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә Казан Кремлендә 2016 елда фән һәм техника буенча Татарстан Республикасы дәүләт премияләрен тапшыру тантанасы узуы хакында әйтеп үтте.


 

Быел премиягә 11 фәнни хезмәт тәкъдим ителгән, аларның бишесе дәүләт бүләгенә лаек булган. Шул исәптән – Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты коллективы «Татар халкының борынгы тарихы» фәнни хезмәте өчен, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Гаяз Ихсакыйның унбиш томлыгы өчен премия ала.


Премиягә Казан дәүләт медицина академиясе белән Республика клиник хастаханәсе «Бәвел юлы системасы авыруларын дәвалауда яңа технологияләр» өчен, Төбәкара клиник-диагностика үзәге Татарстанда баш мие кан әйләнеше бозылу белән бәйле авыруларга медицина ярдәме күрсәтү хезмәте өчен лаек дип табылган. Быелгы бишенче лауреат – «Татарстанның чыгарырга авыр нефть ятмаларын тикшерү буенча термогидродинамик алымнар технологияләрен кертү» хезмәте өчен «Татнефть» компаниясе белән Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Механика һәм машина төзелеше институты коллективлары.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ