Логотип Магариф уку
Цитата:

Быелгы Парламент дәресе “2030” стратегиясенә багышлана

6-11 февральдә Татарстанның барлык мәктәпләрендә тугызынчы тапкыр Парламент дәресе узачак. Бүген республиканың Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин укытучылар белән бу чараны оештыру мәсьәләләре хакы...

6-11 февральдә Татарстанның барлык мәктәпләрендә тугызынчы тапкыр Парламент дәресе узачак. Бүген республиканың Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин укытучылар белән бу чараны оештыру мәсьәләләре хакында сөйләште.


Парламент бинасында республиканың барлык шәһәр-районнарыннан йөзгә якын тарих, хокук һәм җәмгыять белеме укытучысы җыелды. Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашында Парламент дәресен үткәрүнең методикасы турында сүз алып барылды. Узган елларда мондый дәресләр уздыру тәҗрибәсе белән Казанның 139нчы мәктәбе һәм 2нче лицей-интернатының тарих, җәмгыять белеме укытучылары уртаклашты.
Быелгы Парламент дәресенең темасы – “Татарстан – 2030: республиканың киләчәгенә минем керткән өлешем”. Стратегиянең үзәгендә – заманча икътисадның нигезен тәшкил итүче кеше капиталы. Мәктәп укучылары Татарстанның социаль-икътисади үсешенә нинди өлеш кертә алулары турында үз фикерләрен дә җиткерәчәк.
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Парламент дәресендә егет-кызлар Татарстанның барлык өлкәләрендәге казанышлары белән дә таныша ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ