«Мәгариф» журналының февраль саны
Мәктәпләрдә ясалма фәһем, ике генә фәннән имтихан тапшыру тәҗрибәсе, татар мәктәпләренең язмышы, укытучыларга ярдәм чаралары – ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин журналистлар белән еллык йомгаклау матбугат очрашуында шушы һәм башка мәсьәләләргә ачыклык кертте. Журналның февраль ае саны да шул турыдагы язма белән башланып китә. Бу сан Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе мәгариф бүлегенең эшчәнлегенә багышлана. Биредә мәгариф бүлеге башлыгы Фәридә Басыйрованың төпле фикерләре, мәктәп һәм балалар бакчаларында алып барылган эшчәнлек, укыту алымнары, методистлар, мәктәп директорлары һәм укытучыларның кызыклы язмалары һәм проектлары белән танышырга мөмкин.
Февраль аенда туган телләр көнен билгеләп үтәбез. Шул уңайдан журнал хезмәткәрләре Татарстан халыклары ассамблеясендә эшләп килүче Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең эшчәнлеге белән танышып кайтты. «Физмат алгарыш» рубрикасын бу айда Казаннның 149 лицее директоры Фирдәвес Вафина дәвам итә. Язма бу проектның балаларның сәләтләрен техник өлкәләрдә үстерү һәм киләчәктә аларны инженерлык юнәлешендә белем алуына ярдәме турында. Соңрак сезне географиядән төп дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре, агротехсыйныфларның роле, үсеш үзенчәлекләре булган балаларны аңлау һәм аларга ярдәм, кадет мәктәбендә шәхес тәрбияләү һәм башка кызыклы язмалар көтә. Иң шәп материал – КФУ студенты Ихтыяр Кыямовның Казахстанга сәфәре турында. Ул биредә сәяхәт кылып кына калмаган, берничә ай дәвамында белем дә туплаган. Бу дәүләтнең мәгариф дөньясы, мөгаллимнәр һәм студентлар тормышы күпләрне кызыксындырачак.





Комментарийлар