Логотип Магариф уку
Цитата:

Чагыштыру бүгенгеләр файдасына түгел

Журналның сентябрь санында «Ике фикер» сәхифәсе укытучы абруе темасына багышланды. Бу хакта журналист Флера Низамова мондый фикер белдерде.Үзем авылда туып, авыл мәктәбендә белем алып үскәнгә күрә, ми...

Журналның сентябрь санында «Ике фикер» сәхифәсе укытучы абруе темасына багышланды. Бу хакта журналист Флера Низамова мондый фикер белдерде.



Үзем авылда туып, авыл мәктәбендә белем алып үскәнгә күрә, мин авыл укытучысы турында гына фикер йөртә алам. Бүгенге укытучыны теге замандагы – моннан кырык биш-илле еллар элек мәктәптә ал-ял белми эшләгән абый-апалар белән чагыштырам. Һәм бу чагыштыру бер дә бүгенгеләр файдасына түгел. Дөрес, һәр кеше үз яшьлегендәге хәлләрне матуррак, уңайрак, дөресрәк, дип уйларга гадәтләнгән, бу – тормыш кануны. Алай да, ул еллардагы совет иленең кырыслыгын, таләпләрнең коммунистик нормаларга туры килергә тиешлеген һәм күп нәрсәнең идеализмга корылган булганын исәпкә алган хәлдә дә, барыбер безнең чор укытучысы тырышрак та, гаделрәк тә, таләпчәнрәк тә булган икән, дип нык ышанып әйтәм. Укытучының балалар алдында да, авыл халкы күзендә дә абруе бик зурдан иде.


Үз әнием дә укытучы, башлангычларны укытты. Сыйныфында ел саен утызга якын бала, ә укытучы берәү генә дүрт сыйныфны тәмамлаганчы ул балаларга кырыс остаз да, якын дус-сердәш тә булып калырга тиеш. Бала күңеле бик сизгер, ул аз гына ялганны, фальшны да бик тиз аңлап ала: таләпчән булып та, гаделлеккә тугры калсаң, бала сине хөрмәт итә, ярата, юк икән буйсынган булып кылана гына, ә күңеленнән ул сине сызып ташлый. Мактанып әйтүем түгел, әнине авыл халкы да, укучылары да ярата иде. Күп кенә укучылары, инде үзләре олыгаеп барганда да, өебезгә сугылып, әнинең хәлен белешеп тордылар. Табигый тырышлыгы өстенә, әни әле бик яхшы әңгәмәдәшче дә иде. Хәлен кем белән бүлешергә белмәгән күрше-күлән дә, үз укучыларының аналары да еш кына әнигә киңәшкә килделәр. Өстәвенә, коеп куйган артист та әле үзе: клубтагы концерт-спектакльләр аның катнашыннан башка бик сирәк узгандыр. Абруй дигәнең әнә шулай төрле нәрсәләрдән җыела инде ул...


Ә үземнең иң яраткан укытучыларымнан берсе – рус теле һәм әдәбиятын укыткан Әнифә Һидият кызы Кашурина иде. Төскә-биткә әллә ни матур да түгел: кызгылт чырайлы, бик ябык, чандыр гәүдәле үзе, ә дәрескә кереп сөйли башласа, аңардан да матуррак кеше юк сыман! Эчкерсез, гади дә, гадел дә бу апа һәм үзе шикелле үк ихлас агроном ире Әнвәр абый без җиденче сыйныфны бетергәнче эшләделәр дә, каядыр үз туган якларына кайтып киттеләр. Абруйлары кайда да үзләреннән калмагандыр!


... Мәктәп директоры Гыймазетдин абый Камалетдинов кебек эшчән, таләпчән, уңган кешеләр бик сирәк очрый бу дөньяда. Ул 37 ел буена Башкортстанның Иске Шах авылы мәктәбен җитәкләде, тузганы урынына яңа мәктәп салдырды, мәктәп яны бакчасына сирәк агачлар утыртты, урамга чишмә суы китертте, барлык эштә дә үзе башлап йөрде, бүтәннәрдән дә эштә пөхтәлек, төгәллек таләп итте. Аны кайберәүләр яратып та бетермәгәндер, бәлки,  янәсе, тагы шул Камалый инде әле, халыкка көрәкләр тоттырып, чишмә юлы казыта, әле ата-аналарны мәктәпкә өмәгә чакырта, бер дә тынгылык бирми! Ә бүген, инде үзе туксанга җитәргә аз гына кала бакыйлыкка күчкәч, ә шәп бүрәнәләрдән төзеткән мәктәбе сүтеп таратылгач, иске зират өстенә яңа кирпеч мәктәп салынгач, директорыбыз чыгарткан шәп чишмә дә беткәч, Камалетдиновны сагынып искә алалар... Менә шул буладыр инде ул абруй!


Инде бүгенгегә килсәк, карап торышка барысы да әйбәт кенә кебек. Төп урамда балкып яңа мәктәп утыра. Класслары уңайлы, чиста, якты. Шунысы бар: авылда балалар саны елдан-ел кими. Сыйныфларда әйтергә дә уңайсыз! – бишәр, дүртешәр, хәтта өчәр генә бала укый. Укытучылары җитәрлек тагын үзе, хәтта артып та китәрлек. Матур итеп киенеп-ясанып, юка гына “сумочкаларын” болгап, көн дә иртән мәктәпкә китәләр дә, төш вакыты узар-узмастан кайтып та җитәләр.  Бар кайгылары – балалар саны җитсен дә, мәктәпне япмасыннар! Ә инде абруйга килгәндә, халык хәзер, тукта, чү, укытучы әле бу, дип санашып тормый: баласына мөнәсәбәт ошамаса, җилтерәтеп йолкып ала да, күрше зур авылдагы мәктәпкә илтә дә бирә! Мәктәп автобусы йөртеп тора, барыбер түгелмени!..


Бу заманда да система үз эшен эшли. Һәр өйдә диярлек телевизор, интернет бар. Укытучы дәреслектән карап сөйләгәнне күңел биреп тыңлап утырырга баланың игътибары да, ихласы да калмый. Югары уку йортына керергә хыялланмаган балага укуның әллә ни кирәге дә юктыр бүген, мөгаен. Димәк, уку да, укытучы да, боларның абруе да юк дәрәҗәсендә. Шулай итеп, әгәр дә үз шәхесең белән баланы җәлеп итәрлек тирән кеше булмасаң, укытучы дигән исем йөртеп кенә абруйлы була алмыйсың бүген. Ә баланы ниндидер иҗатка тартырга, дәрестән тыш түгәрәкләргә җәлеп итәргә дип шәхси вакытын сарыф итәргә атлыгып торган укытучыны күргәнем юк әлегә авылда. Әле бит,  әйдәгез, мин сезгә моны өйрәтәм, тегене эшлим, акча да сорамыйм – бушка! – дип, үз белгәнеңне тәкъдим итеп торганда да, берсенең дә исе китми. Ә минем шуңа исем китә, бик китә...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ