Логотип Магариф уку
Цитата:

Чит тел өйрәнәбез (ата-аналар соравына психолог җавап бирә)

 “Балама дәрес әзерләшкәндә иң кыены – чит тел. Үзем мәктәптә чит тел өйрәнмәгәч, бу эш бер җәзага әйләнде. Өй эше эшли алмаганда әле таныш-белешкә шалтыратам, әле күршеләргә. Балага да җиңел түгел. А...

 “Балама дәрес әзерләшкәндә иң кыены – чит тел. Үзем мәктәптә чит тел өйрәнмәгәч, бу эш бер җәзага әйләнде. Өй эше эшли алмаганда әле таныш-белешкә шалтыратам, әле күршеләргә. Балага да җиңел түгел. Аның борчылуын күрү үзәкне өзә. Ничек ярдәм итим икән? Берәр киңәш бирә алмассызмы?”


Роза ХИСАМОВА


Чаллы.


Сезнең соравыгызга психолог Мәдинә СОЛТАНОВА җавап бирә


“Соңыннан”га калдырмагыз!


Чит тел өйрәтү күп ата-ананы борчый торган мәсьәлә инде ул. Ни әйтсәң дә, һәркайсыбыз балабыз өчен иң-иң яхшыны гына тели ич.


Беркемгә дә сер түгел, хәзерге заманда чит тел белү бик тә актуаль. Көнкүреш техникасының күрсәтмәләреннән башлап, смартфон менюлары һәм хәтта һөнәрле булуга кадәр – барысы да чит тел белүгә бәйләнгән. Хәзер, мәсәлән, инглизчә белү тәрҗемәчеләргә генә түгел, программистларга, маркетологларга, web-дизайнерларга, логистикларга, бизнес-аналитикларга һ.б. да кирәк.


Кызганыч, кайвакыт ата-ана мәктәптә укыганда баласының чит тел өйрәнүенә игътибар бирмичә зур хата ясый. Гадәттә, “башка фәннәрне ныклап үзләштерсен, ә чит телне, теләсә, соңыннан өйрәнер әле”, дип уйлыйлар. Ләкин “соңыннан” яки үскәч өйрәнү күпкә катлаулырак, чөнки мәктәп елларында баланың хәтере аеруча яхшы эшли. Моннан тыш, “соңыннан”га калдыргач, репетиторлар ялларга туры килә. Ә бу эш вакыт та, акча да таләп итә.


Күз алдына китерегез әле, менә сез үз йортыгызны булдырдыгыз һәм төзелеп беткәч кенә, аның нигезе начар салынганы мәгълүм булды, ди. Хәзер аңа ремонт кирәк, һәм аңлыйсыздыр, бу шактый катлаулы проблема. Шуңа фундаментның ныклыгын алдан ук кайгыртсак, яхшырак түгелме?!


Белем үзе дә төзелеш!


Шуның өчен дә без бөтен көчне сыйфатлы белем алуга юнәлтәбез!


Чит телне сыйфатлы өйрәнү өчен иң кулай чишелеш мәктәптәге дәресләрдән тыш, һич югы атнага бер тапкыр, репетитор белән шөгыльләнергә кирәк. Әлеге дәресләрне үткәрүче үзе шул милләт вәкиле булса, тагын да әйбәтрәк. Әмма мондый тәкъдим – ата-аналар хөкеменә! Болай эшләү чит телне тизрәк өйрәнергә ярдәм итәр иде, чөнки телгә мохит булдырылганда гына тиешле нәтиҗәгә ирешеп була.


Игътибарыгызга берничә нәтиҗәле алым тәкъдим итәбез. Бу ысулларны әти-әниләр өйдә дә куллана ала.



  1. Уңайлы сүзлек


Балалар мәктәптә белем алу культурасына да өйрәнә. Сүзлек белән эшләү дә белем алу дигән хезмәтнең бер нәтиҗәле ысулы. Сүзнең тәрҗемәсен эзләү өчен нинди Интернет ресурстан файдалану кулай икәнлеген баланың укытучысыннан сораштырырга кирәк. Шулай ук балагыз өйрәнә торган телдә сөйләшүче халык, аларның илләре турында мәгълүмат алу да файдага гына. Интернетны менә шундый файдалы эшләрдә куллану баланың дөньяны танып-белүенә дә ярдәм итәчәк. Әле бу эштә әти-әнисенең хуплавын да күреп тору баланы шатландырачак кына.



  1. Күреп истә калдыру


Сүзләрне, нинди “род”ка каравыннан чыгып, төрле төстә языгыз. Яисә грамматик категорияләргә бүлегез: мәсәлән, исемнәрне – кызыл, фигыльләрне – зәңгәр, сыйфатларны – яшел төс белән язып куегыз. Болай иткәндә балага сүзләрне истә калдыру күпкә җиңелрәк һәм өй эшен эшләү дә кызыклырак, мавыктыргычрак булачак.



  1. Кычкырып уку


Өй эше итеп бирелгән текстны кычкырып уку яхшырак. Өйдәгеләр тыңлап торсын. Бу алымны еш куллансагыз, бала үз тавышына күнегә. Шулай ук ул  ирен, тел, тамак мускулларына күнекмә дә дигән сүз. Яңа сүзләрнең әйтелешен һәм аларны ишетеп аңлауны да җиңелләштерер.



  1. Үз тавышыңны “тыңлау”


Баланың чит телдә текст укуын диктофонга (хәзер күп телефоннарда диктофон бар!) яздырып, соңыннан аны үзенә тыңлату да чит тел өйрәнгәндә отышлы алым һәм зур ярдәм, чөнки баланың күңел халәте үз тавышын игътибар белән тыңлап текстны истә калдыруга юнәлтелгән була. Бу өй эшен башкаруга үзенә күрә иҗади якын килү дә! Мондый ысуллар куллануыгыз балага ошаячак.



  1. Матур рәсем


Бу алымның төп максаты – чит тел сүзләрен “кулланыш”ка күбрәк кертү. Чит тел сүзләре дәреслекләрдән, дәфтәрләрдән өйгә “чыга”. Бала аларны төсле кәгазьләргә матур итеп язып кухнягадагы шкафларга, суыткычка, бүлмә ишекләренә, китап киштәләренә һ.б. урыннарга беркетеп-элеп куя. Мәсәлән, алда әйтеп үткәнебезчә, исемнәрне – кызыл, фигыльләрне – зәңгәр, сыйфатларны – яшел төс белән язып. Белегез, бу алым сезгә дә, балагызга да өйрәнгән сүз, фразаларыгызны тәүлек дәвамында кабатларга ярдәм итәчәк.



  1. Чит телдә мультфильм карау


Сез өйрәнә торган чит телдә бергәләп кызыклы мультфильм карау да отышлы. Балага инде таныш булган мультфильмны карасагыз, тагын да яхшырак. Әлбәттә, чит тел сүзләрен уку, язу күпмедер ялыктыргыч эштер, ә менә мультик баланың кызыксындыруын артырып җибәрергә мөмкин. Аларны каян табарга дигәндә, монда сезгә тагын укытучыга мөрәҗәгать итү мәслихәт. Укытучы да үз предметына шундый кызыксыну белдерүегезгә һәм балагызга ярдәм итәргә омтылуыгызга шат кына булыр, дип уйлыйм.



  1. Көн саен 10 минут кабатлау


Бирелгән материалларны һәр көнне 10 минут кабатлап алырга мөмкин. Ничек кабатлау мөһим түгел: язасызмы, укыйсызмы, мультик карыйсызмы, әллә өйдә эленгән  рәсемнәрегез буенча “сәяхәт” итеп чыгасызмы... Иң мөһиме, системалы рәвештә булсын! Шул чакта тиешле нәтиҗәсе дә булачак. Әгәр көн саен башкарсагыз, 21 көн эчендә гадәткә керәчәк. Кыскасы, балагызның чит тел өйрәнүен теләсәгез, бу ысулны гаиләгезгә хас бер гадәткә әйләндерегез.


“Мин тырышам – мин булдырам – өйрәнә башладым – тагын да тырышам...” дигән чылбыр сыман бәйләнеш булганда гына, теләсә кайсы кызыксындыру чарасы “эшли”. Әлеге “чылбыр”дан тайпылыш була икән, кызыксындыру чарасы яки мотивация дә эшләми башлый.


Иң яхшысы, балагызга чит тел өйрәтүне үзегездән башлагыз яки “мин аңа, һичшиксез, ярдәм итәчәкмен” дип ният кылыгыз. Мәктәп дәреслекләрендәге текстларны ятлау, сүзләрне китаптан дәфтәргә күчереп язу белән генә шөгыльләнмичә, тел өйрәнүнең кызыклы формаларын табыгыз. Иҗади фикерләү бик тә зарур әлеге хезмәттә. Алда телгә алынган җиде алымны кулланып та балагызның өй эшләрен үтәвен бер бәйрәмгә әйләндерерсез.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ