Логотип Магариф уку
Цитата:

Дәүләт Советында музыка ни сәбәпле яңгырый? (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген, 15нче май, Гаилә көне уңаеннан Татарстан Дәүләт Советында Ф.Х. Мөхәммәтшин тәрбиягә балалар алган гаиләләр белән очрашты. Әйтергә кирәк, Татарстан Республикасында 1513 шундый гаилә бар, аларда...

WhatsApp Image 2017-05-15 at 16.04.42


Бүген, 15нче май, Гаилә көне уңаеннан Татарстан Дәүләт Советында Ф.Х. Мөхәммәтшин тәрбиягә балалар алган гаиләләр белән очрашты. Әйтергә кирәк, Татарстан Республикасында 1513 шундый гаилә бар, аларда 2907 бала тәрбияләнә, шуларның 300е -  күпбалалы гаиләләр.


Ф.Х.Мөхәммәтшин үзенең чыгышын кунакларны зур бәйрәм – гаилә көне белән котлавыннан башлады: “Монда чакырулы һәр гаилә игътибарга лаек, һәрберегезгә зур рәхмәтемне җиткерәм”, - диде Дәүләт Советы рәисе.


“Әйтергә кирәк, мондый гаиләләрдә эгоистлар булмый, һәрвакыт бер-береңә ярдәм итү, терәк булу, мәрхәмәтлелек хөкем сөрә.Тагын шунысы игътибарга лаек: тәрбиягә бала алган гаиләләрдә аерылышулар булмый диярлек, чөнки чит кеше баласын карау – зур җаваплылык Шунысы сөендерә: депутатлар арасында да тәрбиягә бала алган гаиләләр бар”, - дип сүзен дәвам итте Фәрит Хәйруллович.



Тукай районы Сәмәкәй авылыннан килгән Исхаковлар гаиләсенең дә әйтер сүзләре бар: “Мин үзем укытучы кеше, - дип сүзне башлады Альфира ханым, - минем класска тәрбиягә алынган бер малай укып йөри башлады. Мин аның моңсу күзләренә карап, үземнең дә тәрбиягә бала алып, бәхетле итәсе килүемне аңладым. Бу турыда тормыш иптәшем Раиф белән уртаклашкач, ул һичшиксез ризалашты һәм бүгенге көндә без Альбина белән Әлфинәне үз кызларыбыз кебек яратабыз. Безнең үзебезнең дә ике улыбыз бар, алар инде үз гаиләләре белән яши, оныкларыбыз да бар”.


WhatsApp Image 2017-05-15 at 16.04.36


Балалар йорты баланың даими яшәү урыны булырга тиеш түгел, һәр сабыйның әти-әниле һәм өйле булырга хакы бар.


Яшел Үзән районы Норлат авылы балалар йорты тәрбиячесе Роза Кашапова фикеренчә, гаиләгә яшүсмер балаларны теләп алмыйлар, чөнки бу вакытта баланың холык-фигыле үзгәрүчән була, гаиләгә кереп китергә аларга авыррак, монысы хак. Әмма алар да гаиләле булырга хаклы бит, дип күңеле сыкрануын җиткерде. Үзләре исә ире Илдус белән әлеге балалар йортында эшлиләр һәм үзләренең ике баласы янына тәрбиягә 6 бала алганнар.


П.П. Звегинцевның да чыгышы күңелгә үтеп керерлек иде: “Мин үзем күпбалалы гаилә башлыгы, 16 балабыз бар. Әлбәттә, 16 баланы да вункердинд итеп тәрбияләү мөмкин түгел, без моны бурыч итеп тә куймыйбыз. Иң мөһиме: аларның сәламәтлегенә аеруча игътибар итеп, аларның социальләшү  процессын  җиңеләйтү. Безнең гаилә консультатив төркем әгъзасы да. Без бит теоретиклар түгел, практиклар. Безнең киңәшләр Татарстан Республикасының күп районнардагы гаиләләргә ярдәм итте инде. Бу эшне алга таба да дәвам итәбез”, - диде ул.


WhatsApp Image 2017-05-15 at 16.04.39


WhatsApp Image 2017-05-15 at 16.04.38


WhatsApp Image 2017-05-15 at 16.04.30


Тәрбиягә бала алган гаиләләрнең әһәмияте шунда ки: бала гаиләдә  алган  тәрбияне иң яхшы балалар йортында да ала алмый.


Ф.Х. Мөхәммәтшин тәрбиягә бала алучы гаилә династияләрен билгеләп үтте. Үзләре үк тәрбиягә алынган балалар булып, үсеп җиткәч, әти-әни булгач, балалар йортларыннан тәрбиягә бала алучы гаиләләрнең күбәю тенденциясе күзәтелә. Шушындый олуг шәхесләргә рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Л.О. Сулима, “Яшь гвардия” оешмасыннан Д.Р.Бариев та кунакларга рәхмәт хатлары тапшырды.


Бүгенге көндә Татарстан Республикасында балалар йортларының кимүе шатландыра. Анда эшләүчеләр дә бар иде очрашуда. “Әгәр дә балалар йортларында эш бетсә, хәтта без эшсез калсак, без, анда эшләүчеләр, сөенер идек кенә”, - диделәр алар бертавыштан.


Очрашу ахырында Бөгелмәдән килгән Красновлар гаиләсе музыкаль чыгышлары белән кунакларның күңелен күтәрделәр. Ф.Х. Мөхәммәтшин исә: “Очрашуны тәмамлыйсы да килми. Бу законнар кабул итә торган залда музыка бик сирәк яңгырый. Бүген искәрмә рәвешендә, тәрбиягә бала алган гаиләләргә рәхмәт йөзеннән Дәүләт Советында да музыка яңгырый.


WhatsApp Image 2017-05-15 at 16.04.37

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ